15 февраль 2013 яңалыклары
-
Укытучылар өчен сыйныф сәгате
15 февральдә Сөйки урта мәктәбендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында укытучылар өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге мәктәпнең яшь инициативалы укытучылар коллективы эчпошыргыч докладларны практик дәресләр, спорт ярышлары белән төрләндереп, эшкә иҗади карый. Резолюцияне гомумиләштерү көнендә балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү планында мәктәп һәм гаиләнең тыгыз элемтәдә булуына басым...
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алып
15 февральдә район мәдәният йортында Россия чикләрендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алуга багышланган тантаналы чара үткәрелде.
-
Ике дәүләт теленә өйрәтәбез
2010-2015 елларда Татарстан Республикасында "Киләчәк-Будущее» мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрендә туган телне өйрәтүдә яңа алымнарны куллану, балаларга ике дәүләт телен өйрәтүдә укыту-методик комплектны уңышлы куллану максатларында 13 февральдә "Салават күпере" балалар бакчасында муниципаль район мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләренең район семинары булды.
-
Йорт өчен җаваплы затлар җыелышы
Кама Тамагы урта мәктәбе базасында Кама Тамагы поселогындагы күп фатирлы йортларның җаваплы затлары җыелышы үткәрелде. Анда йорт яны территорияләрен төзекләндерү, йортларга капиталь ремонт ясау һәм газ белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары кую мәсьәләләре тикшерелде.