Киләсе елга ана капиталының ничә сум булачагы билгеле
2024 елда индексациядән соң ана капиталы беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия»нең программа комиссиясе утырышында хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.