11 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Эшмәкәрлекне хуплап
Районда эшмәкәрлекне үстерү шартларын яхшырту эше дәвам итә, җитештерү тармагына аерым игътибар бирелә. Кичә авылара үзәк китапханәдә сәгать 11дә Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне хуплау үзәге директоры Артем Наумов кече һәм урта бизнесны хуплау программаларын (лизинг-грант һәм башкалар) гамәлгә кую мәсьәләсе буенча район эшмәкәрләре белән очрашты.
-
Көрәш келәмендә
Иске Казиле укучылары татарча көрәшне үз итә. Биредә ТРның атказанган спорт мастеры, Татарстан һәм Россия чемпионы, ару-талуны белмәс тренер Әүхәт Мөхәммәдиев өлеше зур. Рәсемдә: сигезенче сыйныф укучылары Инсаф Җиһангиров һәм Альмир Равилов секциядә дүртенче ел шөгыльләнә.
-
Урак төгәлләнде
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре игенчеләре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләде. Районда 40 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре басуларында бөртеклеләрдән кала техник культуралар да игелә. Хуҗалыклар рапс суктыруга кереште.
-
Мәктәптә эшкә өйрәнәләр
Иске Казиле мәктәбендә укучыларның декоратив-кулланма иҗатына зур игътибар бирелә. Станокларда 5-10 сыйныф егетләре технология укытучысы Фаил Яруллин җитәкчелегендә "Оста куллар" түгәрәгендә агач эшкәртү белән шөгыльләнә. Рәсемдә: 7 сыйныф укучысы Фәннур Яруллин балалар урындыгы ясый.