10 июль 2015 яңалыклары
-
“Сәләт” форумында
Район укучылары җәйге каникул вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган төрле чараларда актив катнаша. Кичә Алексеевск районы Биләр поселогында "Ключ" берләшмәсе волонтерлары "Сәләт" IV халыкара яшьләр форумында булып кайтты.
-
Бизнес-платформа
Татарстан Республикасында "Бизнес-платформа" интернет мәйданчыгы эшли (https//www.business-pIatform.ru). Бизнес-платформа- ул бизнес- проект авторларын һәм потенциал инвесторларны он-лайн режимында берләштерергә мөмкинлек бирүче ресурс. Бу ресурс проектлар кую өчен интернет-мәйданчык биреп кенә калмый, һәр проект өчен финанслау сайлауны, бизнес-планлаштыруны һәм анализны да күздә тота. Бизнес-платформага проект авторы аны тормышка ашыруның теләсә-кайсы стадиясендә мөрәҗәгать...
-
“Идел-Кама” беренче балык тоту фестивале
Балыкчылар көненә багышланган бәйрәм 12 июльдә үткәрелә. 4.30 сәгатьтә муниципаль пляжда балыкчыларны теркәү башлана. Сәгать 11.00дән 12.00гә кадәр хөкемдарлар балыкларны үлчәп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырачак. 12.00 сәгатьтә пляжда гаиләләр өчен спорт-күңел ачу чаралары оештырыла. Сәгать 13.00дә "Нептун көне" сәхнәләштерелгән тамаша башлана. Бәйрәмне танылган "Волга-Волга" төркеме чыгышы тәмамлаячак, ул районда яшәүчеләр һәм...
-
“Бердәм Россия” Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентлыгына кандидат итеп тәкъдим итте
4 июльдә "Бердәм Россия"нең региональ бүлеге конференциясендә партия Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты постына кандидат итеп тәкъдим итте. Республика Лидеры кандидатурасы өчен делегатларның 99 проценты тавыш бирде. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=744.1jd61hsGr-
-
Селфи ясаучыларга полиция киңәшләре
Россия Эчке эшләр министрлыгы селфи ясарга яратучыларга киңәшләр бастырып чыгарды. Соңгы вакытта, селфи ясыйм дип, һәлак булучылар саны арта. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. чыганак: http://tuylar.ru
-
Мамадышта яшәүче хатын чупакабраны күргән
Мамадышта яшәүче Марина Полякова Пузанка тавында чупакабраны күрдем, дип раслый икән. Ул анда җиләк җыйган. -Кичке сигезләр тирәсе иде. Безнең яннан көнгерәгә охшаган сәер җәнлек үтте. Йонсыз үзе, озын койрыклы, алгы аяклары кыска бу хайван сикерә-сикерә йөгерә иде. Безне күрүгә бер мизгелгә туктап карады да, тау буйлап аска таба китеп...