9 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ришвәтчелеккә урын калмасын
Олы Салтык урта мәктәбендә 3-10 декабрьдә "Ришвәтчелеккә каршы көрәш" атналыгы уздырыла. Бу уңайдан сыйныф сәгатьләре үткәрелә, өлкән сыйныфларда ришвәтчелеккә каршы караш турында анкеталар тутырыла.
-
Сәламәтлек саклау тармагында
1-8 декабрьгә кадәр үзәк район сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге төрле авырулар буенча 102 чакыру алган, шулардан район буенча - 28, гипертония авырулары - 40, сырхауханәгә салынган - 12, Буа кан тамырлары үзәгенә 1се җибәрелгән, Тәмте табиблык амбулаториясе - 14, Сөйки -5, Олы Кариле участогында 10 чакыру булган.
-
Спорт - начар гадәтләргә алмаш
Агымдагы елның ноябрендә гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында "Спорт - начар гадәтләргә алмаш" дип исмеләнгән XI Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы үткәрелде.
-
9 декабрь –Ватан геройлары көне
Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә буө көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Кирельск...
-
Котлыйбыз!
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укытучылары (Затон филиалы) Ольга Закирова һәм Зимфирә Хәйбуллинаны "Россия талантлары" халыкара фестивальдә һәм бөтенроссия дистанцион конкурсларда җиңүләре белән отлыйбыз
-
Ачык тыңлаулар
Узган дүшәмбедә муниципаль район Советы утырышлар залында 2015 елга һәм 2016-2017 елларның план елына район бюджеты проектын ачык тыңлаулар булды. Бюджет проекты ноябрьдә булган район Совет утырышында беренче укылышта кабул ителде. Кергән тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алып аны ахыргача раслаганчы әлеге тыңлаулар үткәрелде. тыңлауларда төп доклад белән муниципаль район башкарма...
-
Югары белем турында
Рудник урта мәктәбендә Н. Э. Бауман исемендәзге Казан дәүләт ветеринария академиясе вәкиле Данил Мингалиев кунакта булды. Ул укучыларга әлеге уку йортында укып, югары белем алуның плюслары турында сөйләде. Кама Тамагы районының берничә ел дәвамында академия белән хезмәттәшлек итүен һәм төрле максатлы юнәлешләр булуын билгеләп үтте.
-
Иң мәдәни беренче сыйныф укучысы
«Иң мәдәни беренче сыйныф укучысы» акциясе кысаларында 2-7 декабрьдә М. Горький музеенда иң кызыксынучан экскурсантлар булды. Тәмте, Тенеш, Иске Казиле һәм Красновидово мәктәпләре укучылары музейда кунакта булды. Башта балалар музей бюелән учреждение буларак танышып, музей сүзенеңнәрсә аңлатканлыгын белделәр, анда үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Музей терминнар истә калдырдылар. Беренче сыйныф...