Бердәмлектә көч
ТРда мөфти вазыйфаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин Кама Тамагында район муллалары белән танышты.
Ул сорауларга җаваплар бирде, бердәмлекне ныгытуга, социаль проектларны оештыруга, диннең мәгариф белән берлектә эшләвенә басым ясады. Очрашуда МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты.