7 декабрь 2014 яңалыклары
-
Район ярышларында
"Акчарлак" спорт комплексында кызлар һәм егетләр арасында йөзү ярышы үткәрелде. Ярышларда кадет мәктәбе укучылары актив катнашты. Укучыларны бәйгегә физкультура укытучысы Дмитрий Белов әзерләде. Кадет мәктәбе командасы шулай ук волейбол буенча район беренчелегендә дә катнашты һәм өченче урынны алды.
-
Башлангычыбызга сәяхәт
Затон урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы М. Зиновьева "Башлангычыбызга сәяхәт" республика конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде.
-
Әти-әниләре һөнәре турында
Балаларыбыз әти-әниләренең һөнәрләре төрле. "Салават күпере" балалар бакчасыныд урта төркемендә нәниләр белән әлеге темага сөйләшү үткәрелде. Әлеге тематкиа буенча ата-аналар фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды. Әти-әниләре кем булып кына эшләсә дә, балалар аларның һөнәре турында белергә тиеш.
-
Укытучыларга аттестация
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә эксперт комиссиясе утырышы булды. Агымдагы елда 84 мәгариф хезмәткәре аттестация узачак. Шулардан 20 кеше югары категориягә, 9ы - беренче тапкыр, 64е- ӑда категориягә һәм 44е беренче тапкыр имтихан тотачак.
-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Укучыларны рухи-әхлакый үстерү буенча тәрбия эшләре формасының берсе - сыйныф сәгате. 6 декабрьдә кадет мәктәбендә 9 сыйныфларда тәрбиясе Виктор Иютин ришвәтчелеккә каршы атналык кысаларында сыйныф сәгате үткәрде. Ул укучылар игътибарын ришвәтчелекнең бер тармагы мәгариф бир аталуга юнәлдерде, чөнки без мәграиф барышында катнашучыларныд барысы да әлеге проблеманы игътиҗбардлан читтә калдырырга тиеш...
-
"Гадел яшәргә кирәк" бәйгесе
Иске Казиле урта мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары арасында "Гадел яшәргә кирәк" дип исемләнгән мәктәп конкурсы игълан ителде.
-
Гаилә кыйммәтле турында
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә гаилә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Кәримуллина "Мәхәббәт турында. гаилә турында" темасына дәрес үткәрде. Чарада өлкән сыйныф укучылары катнашты. Дәрес гаилә мөнәсәбәтләре һәм гаилә кыйммәтлек формалаштыру максатында үткәрелде. Укучылар анда гаилә кору, балалар туу һәм тәрбияләү һәм башка мәсьәләләрне тикшерде.
-
Музейда кунакта булдылар
Узган җомгада Рудник урта мәктәбенең беренче һәм дүртенче сыйныф укучылары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәни беренче сыйныф укучысы" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында туган якны өйрәнү музеннда булды. Музей залларында экспозицияләр белән танышкач, укучылар тозлы камырдан эшләнмәләр ясады. Музейга сәяхәтне Рәсимә Нәҗмиева алып барды. Ул укучыларны үз поселоклары -...