6 декабрь 2014 яңалыклары
-
"Казан хыялые"
Инвалидлар ункөнлеге кысасында район үзәгенең "Салават күпере" балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен район балалар китапханәсе хезмәткәләре чара әзерләде. Балалар Казанның балалар язучысы,ДЦП белән авыручы Ольга Овчинникова иҗаты белән танышты. Нәниләргә аның турында "Казан хыялые" презентациясе күрсәтелде.
-
Бөек шагыйрь һәм язучы юбилеена
Рудник урта мәктәбенең укучылар үзидарәсе бөек рус язучысы һәм шагыйре Михаил Лермонтовның тууына 200 ел булуга багышланган Лермонтов балы әзерләде. Укучыларга әеле чара алдынна төрле йөкләмәләр бирелде. 7 сыйныф укучысы Аленам Володягина язучының портретын ясады.
-
Укучылар белән очрашу үткәрелде
Кама Тамагы урта мәктәбендә коррупциягә каршы тору атналыгы кысаларында район прокуроры ярдәмчесе И. Каюмов белән очрашу үткәрелде. Әңгәмә вакытында укучылар коррупциягә каршы юнәлдерелгән закон белән танышты, ришвәт алган өчен законда каралган җәза чаралары турында аңлатма алды.
-
Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге
4 декабрьдә Тәмте урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары районның туган якны өйрәнү музеенда булды. Ул беренче сыйныф укучыларының мәдәни көндәлеге кысаларында оештырылды.
-
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Кичә кадет мәктәбендә коррупциягә каршы тору атналыгы кысаларында район прокуратурасы хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Район прокуроры урынбасары Илнур Миңнуллин укучыларга районда коррупциягә каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүе хакында сөйләде. Ул шулай ук укучыларга ришвәт күренешләре вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
-
Яңа партия төзелде
РФда сәяси партияләр турында яңа закон кабул ителү белән тумышы белән Җәмәки авылыннан булган отставкадагы армия генералы, Россия Федерациясе Хәрби фәннәр академиясенең мактаулы члены Мәхмүт Гареев һәм югары дәрәҗәдге армия ветераннары арасыннан аның фикердәшләре яңа сәяси партия булдыру тәкъдиме белән чыкты. Мәскәү җәмәгатьчелеге әлеге тәкъдимне хуплады. "Россия ветераннар партия"сенең җирле...
-
Иделдә боз калынлыгы
6 декабрьгә Идел акваториясендә боз калынлыгы 7-25 сантиметр тирәсендә тирбәлә.
-
Йөзү буенча район беренчелеге
Узган җомгада "Акчарлак" спорт комплексында йөзү буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда 1998-1999 һәм 2000-2001, 2002-2003 һәм 2004 һәм аннан соңгы елларда туган егет-кызлар дүрт төркемгә бүленеп көч сынашты.
-
Ветераннар оешмасы роле хакында
Күптән түгел Казанда ТР ветераннар (пенсионерлар) республика советы пленумы булды. Ветераннар үз оешмаларының пенсионерларның актив озак яшәвен тәэмин итүдә хакимиятнең вәкаләтле һәм башкарма органнары белән үзара эшләве ролен тикшерде. Ветераннарның район советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Фаягөл Хәйбуллина әлеге пленум эшендә катнашты.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
ТР Президенты Фәрманы нигезендә "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Сергей Алексеевич Алешинга "ТР атказанган төзүчесе" исеме бирелде.