4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Эш урынында ике аягын да өздергән
Кичә төнлә бер предприятиедә бәхетсезлек очрагы теркәлә. 39 яшьлек эшче икенче сменада эштә вакытта төнге уннар тирәсендә пресска эләгә. Һәм ике аягын да өздерә. Эшчене ашыгыч ярдәм машинасында шифаханәгә алып китәләр. Тиз арада операция ясала. Хәзерге вакытта Чаллының промкомзонасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара. http://Әлмәт таңнары
-
Татарстан турында яңа кыска фильм чыкты [+видео]
Шушы көннәрдә "Yummy Music" Республика көненә багышлап, Татарстанны тәкъдим итүче яңа видеофильмны тамашачыларга тәкъдим итте. Карыйбыз һәм фикерләшәбез: http://Матбугат.ру
-
Самарада таш юлны кимерүче өрәк бар (ВИДЕО)
Әлеге куркыныч җан иясе машиналар йөри торган тигез асфальт юлның өстен мизгел эчендә кимереп ташлый һәм шушы өрәк узган урында зур чокыр хасил була. Бу галәмәтне күреп, Самара халкы куркуга калган. http://intertat.ru/
-
Ирен алдап этле булган
Британиянең Гейнсборо шәһәрендә яшәүче Сью Маркхэм иренә терьер токымыннан дигән булып, дог токымыннан булган эт алдыра. Сью үзе зур эт яратса да, ире зур токымлы этләрне яратмый торган була. Тик 95 киллограммга җиткән Йоги кушаматлы этне яратмаска мөмкин түгел! http://shahrikazan.com/
-
Кайнана килененә пычак белән ташланган
Буа районының Адав-Толымбай авылында апрельдә килен белән кайнана арасында тавыш чыга. 59 яшьлек каенана кызып китеп килененә пычак белән ташлана. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре барды һәм суд кайнана кешегә карата карары карар чыгарды. Аның 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул киленнең сәламәтлегенә зыян китергән. Пычак белән күкрәк өлешенә, сул кулына...
-
Гөмбә җыючыларның каршысына өч аю чыккан
Бу хәл Яшел Үзән районында була. Ике ир гөмбә җыярга баралар. Онытылып китеп, берсен-берсе югалта. Шул вакыт ир ике аю баласына тап була. Тегеләре таяк тоткан ирне күреп куркуга кала һәм кычкырып җибәрә. Озак та үтми балаларының кычкырган тавышына ана аю йөгереп чыга. Моны күргән ир куркуга кала Һәм кычкырып...
-
Карбыз урлаучы полиция хезмәткәре булып чыккан
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында полиция хезмәткәренең карбыз урлау очрагы буенча хезмәти тикшерү үткәрелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына әлеге министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте. 29 август көнне Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең "Азино-2" полиция бүлегенә карбыз павильоны сатучысыннан һөҗүм итеп талау турында хәбәр килеп ирешә....
-
Кул эшләренә өйрәнеп
Балалар бакчаларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча тәрбиячеләр ата-аналар катнашы белән балаларда мөстәкыйльлек, кызыксынучанлык, үз белемен арттыру өстендә эшли белү кебек сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә дә ел дәвамында тематик атналар, кызыклы кичәләр, кул эшләре күргәзмәләре һәрдаим уздырылып тора. Бу эш безнең "Салават күпере" бакчасында яхшы куелган. Җәйге...