3 август 2017 яңалыклары
-
5 августта Кама Тамагы штпның Үзәк стадионында футбол буенча ТР Беренчелегенең Икенче лигасы узачак
Безнең район командасы Лениногорск һәм Азнакайдан килгән җыелма футбол командалары белән көч сынашачак. Беренче булып көндезге 12.00дә кыр хуҗалары һәм Лениногорск командасы очрашачак. Барлык футбол яратучыларны безнең «Гипсовик» командасы өчен җан атарга чакырабыз.
-
Разил Вәлиев: Без барыбыз да - мөһаҗирләр
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае кысаларында чаралар уза. (Казан, 2 август,"Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды ачылды. Бу минутларда "Казан" милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы" музеенда "Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясы" темасына "түгәрәк өстәл" форматында очрашу башланды. Утырыш Татарстан Дәүләт Советының...