Татарстанда яшәүчеләргә яшен вакытында саклык чараларын искәртәләр
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә, 4 майда, көндез һәм кич республика территориясендә көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз яварга мөмкин. Шул сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә һава торышы начарланганда иминлек чаралары турында искәртәләр.