2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы ветераннар советына нинди булырга
Бүген район ветераннары һәм пенсионерлары оештырган чарада отчет-сайлау конференөиясен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр хәл ителде. Ветераннар бер минут тынлык белән элекке район ветераннар Советы рәисе Ирания Сәгъдиеваны искә алдылар, булачак иҗтимагый оешма турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Тулырак мәгълъмәт - газетабызның 5 санында.
-
Кама Тамагында һава торышы көйсезләнә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Урыны белән буран, явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 2 градус җылы булачак....
-
Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге хәбәр итә
Үткән атнада ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 107 шалтырату кабул иткән, шуларның 12е авыллар буенча. Иң күбе ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерлары гипертония белән авыручыларга чыккан (24 тапкыр). Үткән атнада юл-транспорт һәлакәтләренә чыгу теркәлмәгән. Атна эчендә ЦРБга 19 пациентны дәвалауга салганнар. Берсе Буага кан тамырлары үзәгенә юлланган. Тәмте, Сөйки, Олы Кариле табиблык...
-
Равил Галиев шәһәрдән авылга күченә
ТР атказанган артисты Равил Галиев Чаллы янында урнашкан Тукай районы Әҗмәкәй авылында агачтан йорт салган. "Өй янәшәсендә генә юкә агачыннан мунча да салдык. Киләсе елга йортны тулысынча әзерләп, шунда күченергә җыенабыз, Алла теләсә. Авылда яшәргә исәп", - диде Равил Галиев. Җырчы Чаллыдагы фатирын исә сатмаячагын, балаларына калдырачагын белдерде. "Быел кызыбыз...
-
Кама Тамагы Җәмигъ мәчетендә курсларда укулар дәвам итә
Дүшәмбе көнне 17.00 сәгатьтә- 2 сыйныф, пәнҗешәмбе: 8.30 да - 1 сыйныф( яңа өйрәнә башлаучылар), 10.00- 3 сыйныф. Дәресләрне остаз Фәридә Рәмиева алып бара. Гарәп язуын һәм ислам дине нигезләрен үзләштерергә теләүче район мөслимәләрен укуларда көтеп калабыз.