2 август 2015 яңалыклары
-
Бакчасы - күңел юаткычы
Районыбызда үрнәк алырлык, сокланырлык йорт яны бакчалары аз түгел. Рәсемдә Сатлыган авылыннан Өмия апа Галиева. Аңа 84 яшь,гомере буе "Кама" колхозында сыер сауган, Мактау билгесе ордены кавалеры. Бүген дә, өлкән яшьтә булуына карамастан, ул эшсез утырмый. Иң яраткан эше - яшелчәләр, чәчәкләр үстерү. Бакчасында петуния, дельфиниум, маргариткалар, астра, георгиннар шау...
-
Район мәдәният йортында Рамил Рәхмәтуллин концерты була
Хөрмәтле Кама Тамагы районы тамашачылары! Сез яраткан, түземсезлек белән көткән җырчыгыз Ринат Рахматуллин 13 август көнне, кичке сәг. 20:00 дә, Район Мәдәният йортында үзенең иң матур концерт программасын карарга көтеп кала! Билет бәясе: 250 - 300 сум. Рәхим итеп, күңелле ял итегез!
-
Коррупция: кайсы район табиблары ришвәт ала
2015 елда Татарстанда коррупция белән көрәш шактый нәтиҗәле булган. Республикада ришвәтчелек күләме кимеде, дип санаучылар саны 41 процентка җиткән. Бу турыда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте. Матбугат конференциясе 2015 елда халык арасында оештырылган социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланды. Ул Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча...
-
Казан Сабантуенда батырлар ачыкланды
1 августта, Казанда Сабантуй бәйрәме узды. Милли бәйрәмебезнең төп күрке - татарча көрәш. Бүген көрәшчеләргә көндәшләре белән бил алышу гына түгел, уңайсыз һава шартлары белән көрәшергә туры килде. Яңгыр явып торганда көрәшү җиңел булмагандыр үзләренә. Көрәшчеләр алым эшләргә җыенганда аяклары таеп китеп егылалар, куллары шуып дөрес тотыш ала алмыйча интектеләр....
-
Шакмаклы карбыз кибетләрдә 40 мең сум тора
Сатуга шакмаклы карбыз чыккан. Мәскәүдә аның бәясе 37 мең 989 сум тора. Кибет хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алар мондый карбызны аена берне генә сата. Шакмаклы карбыз берничә ел элек барлыкка килгән. Аны Бразилиядә, Гарәп Әмирлекләрендә, Япониядә үстерәләр. Соңгысында пирамида формасындагы карбызлар да җитештерелә.