Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Укучылар иҗаты

Кыш Менә салкын кыш та җитте Ияртеп бураннарын. Назлый- назлый япты җиргә Ак мамык юрганнарын. Җиргә ап-ак карлар ява Әйтерсең лә энҗе тама. Ел да шулай кабатлана. Яңа елның яңа көне Күңелләрдә уелып кала. Миләүшә Гафиятова, 8 сыйныф укучысы. Яратам мин кышның бураннарын, Тирә-юньгә ап-ак моң иңә. Оча карлар, гүя...

Кыш
Менә салкын кыш та җитте
Ияртеп бураннарын.
Назлый- назлый япты җиргә
Ак мамык юрганнарын.
Җиргә ап-ак карлар ява
Әйтерсең лә энҗе тама.
Ел да шулай кабатлана.
Яңа елның яңа көне
Күңелләрдә уелып кала.
Миләүшә Гафиятова, 8 сыйныф укучысы.

Яратам мин кышның бураннарын,
Тирә-юньгә ап-ак моң иңә.
Оча карлар, гүя күбәләкләр
Әйләнәләр бию көенә.
Күкрәк тутырып сулыйм,
Кышкы һава
Рәхәт биреп тәнгә тарала.
Авылымның гүзәл табигатен
Ак буяуга төреп кар ява.
Илүзә Билалова, 8 сыйныф укучысы.

Баш иябез алдыгызда
Район үзәгендә яшәп, дин сабакларына өйрәтүче, күпләрнең остазы булган Фәридә Рәмиевага
Икенче ел менә сезне беләм,
Икенче ел сабак алам мин.
Сезнең сабырлыкка, түземлеккә
Исем китә, хәйран калам мин.
Ничек өлгерәсез сез барсына,
Кайдан шундый көчләр аласыз?
Сезне күргән саен, Фәридә апа,
Көч-куәт һәм илһам алабыз.
Күңелегезгә сезнең иман иңгән,
Шәфкатьлелек тулы иң элек.
Кадер кичәсендә күк капусы
Ачылганда сипкән нур кебек.
Мең-мең рәхмәт сезгә остазыбыз,
Кышкы салкын карлы буранда
Мәчетләргә йөреп өйрәттегез
"Әлифне"-таяк дип танырга.
Күпләребез намазлыкка басты
Күздә тотып сезнең гамәлне.
Бер Ходайга рәхмәт укый хәзер
Яшәткәнгә әлегә кадәрле.
Саулык бирсен сезгә,
Раббыбыз,
Якты булсын күңел тәрәзәң.
Насыйп булсын иде барчабызга
Аллаһ биргән олуг дәрәҗә.
Гамәл кылсак күңел тыныч
булыр,
Илаһыбыз салыр рәхмәтен.
Тормышыбыз изгелектән торса,
Насыйп әйләр үзенең җәннәтен.
Д. Хәйруллина, Кама Тамагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X