Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сау бул, август!

Соңгы төнең синең. Соңгы тапкыр йолдыз атыла...

Сау бул, август!
Соңгы төнең синең.
Соңгы тапкыр йолдыз атыла...
Атыла да күктә, бәргәләнеп,
Үз артыннан мине чакыра...

Эзләремә томан ятып елый...
Август төне эреп югала...
«Әйдә! − ди ул, − әйдә, минем белән!
Гүзәл илгә! Сагыш юк анда!»

Үпкәләмә, август. Монда калам.
Җирдә калам әле быелга.
Мин яшәргә тиеш тагы бераз,
Мин яшәргә тиеш тоела...

Кулны болгап, сине озата барам.
Капка ача миңа сентябрь.
Без бит әле очрашырбыз, август!
Алтын көзем алда көтәдер...

Халисә Ширмән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев