Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Киткән кошлар кире кайтыр ул

Бу дөньяның көзләре дә матур… Киткән кошлар, әйдә, китсеннәр, Үткән гомерең кире кайтмас, диеп, Баш очымнан, әйдә, үтсеннәр.

Көзләрнең бит язлары да була,

Китүләрнең була кайтыры.

Яннарымда син каласың әле,

Синең белән дөнья матур ул.

 

Синең белән без йөрегән юлга

Киткән кошлар юлы тиңмени?

Синнән башка гомерем ямьсез минем,

Синнән башка мин ул минмени?!

 

Моңсу гына аккан көннәрем дә

Син булганга җырлап ага бит,

Син булганда минем йөрәгем дә

Яшь чактагы сымак кага бит.

 

Үткән гомер кире кайтмаса да.

Киткән кошлар кире кайтыр ул;

Бу дөньяның көзләре дә матур,

Син булганга шулай матур ул!

 

Әнгам Атнабаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X