Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигърият почмагы

Онытмабыз сине, Туфан абый Туфан абыйның якты истәлегенә багышлыйм. Чал Иделнең көмеш дулкыннары Шаулый-шаулый ярга бәрелде. Милләтемнең асыл улы китте, Мәңгелеккә өзеп бәгырьне. Халкым җуйды, үзенең асыл улын, Таянычын, ныклы терәген. Кирәк булса: "Телем, милләтем"-дип, Бирер иде ярып йөрәген. "Без татарлар, икенче сорт мыни Кибеттәге "товар" шикелле. Янмый, көйми, гамьсез...

Онытмабыз сине, Туфан абый
Туфан абыйның якты истәлегенә
багышлыйм.

Чал Иделнең көмеш дулкыннары
Шаулый-шаулый ярга бәрелде.
Милләтемнең асыл улы китте,
Мәңгелеккә өзеп бәгырьне.
Халкым җуйды, үзенең асыл улын,
Таянычын, ныклы терәген.
Кирәк булса: "Телем, милләтем"-дип,
Бирер иде ярып йөрәген.
"Без татарлар, икенче сорт мыни
Кибеттәге "товар" шикелле.
Янмый, көйми, гамьсез яшәп ятсак,
Телле булуыбыз икеле".
Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләр
Кыйммәт безгә хәтта алтыннан.
Көч-куәтне алса туфаннардан,
Горурлыкны алган халкыннан.
Дөреслекне яклап көрәштегез,
Алмаштырмый акны карага.
Ничек түзсен, йодрык кадәр йөрәк,
Әрнеп, янып көйгән ярага.
Онытмабыз сине, Туфан абый!
Сөйгән улы бит син халкыңның.
Татар илен мәңге яктыртырга,
Йолдыз булып күктә калыктың.
Гөлчирә Ибәтуллина,
Түбән Кама. 2012 ел, май.

Якташлар авазы
Хуш, авылым, "Җәмәки"ем,
"Суыксу"ым, "Бортас"ым.
Бу авылларның барысы
Йөрәгемнең ярасы.
Йортлар сүтек, урам китек,
Әрем баскан нигезләр.
Булдырырга хөрәсән-ялкау,
Бетерергә-җитезләр.
...Япан-кырда каберстан,
Әйләндереп алынган.
Гөрләп яшәгән авылдан,
Истәлеккә шул калган.
Әдрис догага кирәкми,
Искә алу да җитә...
"Ахирәт юлы" өстенә,
Булмый шул корып читән.
"Мәсте", "Тымбай" су астында,
Инде кемнең чираты?
"Тенеш" нихәл, "Бәрлегуҗа",
"Сатлыган", "Карамал"ым?
Авылның имән нигезен,
Корытты дуңгыз-мырык,
Хәрәм мал шулай итә шул,
Кибеп корыды орлык:
Нәсел айгыр, нәсел үгез,
Калмады нәсел тәкә.
Ел буе эшләп-эшләп тә
Тимәгәч "сукыр тәңкә".
Алып китте бер ел Мәскәү,
Айкап табып катыктан.
Җиксәләр дә ат урынына
Татар бит ул күнеккән...
Шәһәрдә татарҗан-үги
Авылсыз калса нишләр?
-Мин-башкирин, мин-татурыс,
Дияр, мин-чистый мишәр.
-Беренче сортлы татар!-дип,
Шаярткан булыр йәнә.
Шул чак баксаң күзләренә,
Яшь тулы мөлдерәмә.
Ни дип эзли икән татар,
Үз бәхетен һаман читтә,
Туган-үскән җирләреңдә
Яшәүләргә ни җитә!
Йөрмәгез, татарлар читтә,
Кайтыгыз "Җәмәки"гә.
Чит-ятның алма өлгесен,
Үз көең үзең көйлә,
Кайт, якташ, туган илгә!

Эшчән куллар- рәхмәтле
Су-дулкынны каз-үрдәкләр,
Үз тәпие белән ишә.
Ни-нәрсә булдыра алсаң,
Үз кулың белән эшлә.
Аллаһыдан гайри кемгә дә,
Гозер белән барма сорап.
Бирүченең күп вакытта,
Сораучыдан күңеле ерак.
Үзен бүтәннәр каршында
Юмарт күрсәтер өчен,
Көндезен биргән бүләген,
Кайтарып алыр кичен.
Тирләп тапканын бүлешми,
Меценат-Химаячы.
Эшчәннәр хезмәтен урлап,
Эшлексез баемачы...
Йөртмә андыйлар белән эш,
Утырма бер табынга.
Кесәңә йөнтәс куллары,
Тыгылыр тирән тагын да.
Алдау-йолдауга корылган
Бу илнең сәясәте.
Тукталып калмагандыр, шәт,
Сугар хаклык сәгате!
Бернинди алдау-ялганнар,
Хаклыкны җиңә алмый.
Шаярса шагыйрь шаярта
Шагыйрьҗан алдалашмый.
Кирәк тыңларга шигырьне
Күңел колагың белән
Кызганыч ки, бик күпләрнең
Бүген күңеле үлгән.
Хәмид Вәлиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев