Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигъри почмак

Март бураны Март аена калган икән Кышның соңгы бураны. Көчемнән генә килми шул Туктатыр идем аны. Табигать инде күптән Язны көтеп зарыккан. Яр буенда үскән талның Песиләре дә чыккан. Күптән язны көтәбез Килсен әйдә ул безгә. Ягымлы язлар телим Сезнең һәр берегезгә. Җәен искә төшерербез Март ае бураннарын. Игеннәр күкрәп...

Март бураны
Март аена калган икән
Кышның соңгы бураны.
Көчемнән генә килми шул
Туктатыр идем аны.
Табигать инде күптән
Язны көтеп зарыккан.
Яр буенда үскән талның
Песиләре дә чыккан.
Күптән язны көтәбез
Килсен әйдә ул безгә.
Ягымлы язлар телим
Сезнең һәр берегезгә.
Җәен искә төшерербез
Март ае бураннарын.
Игеннәр күкрәп үссен
Шул минем планнарым.

"Мәхәббәт даруы"
Мәхәббәтең белән мине
Син җиңел агуладың.
Агуланганымны инде
Мин соңыннан аңладым.
Агуга каршы даруны
Каян эзләп табарга
Рецепт тотып эзләп йөрим
Юк ул аптекаларда.
Мәхәббәт ул бер генә
Йөри янымда гына.
Бик күрәсең килсә аны
Сөеп-сөелеп кара.
Йөрәгемнән чыга сиңа
Минем кайнар хисләрем.
Әгәр син булмасаң янда
Мин соң инде нишләрмен.
Мин булырмын якты йолдыз
Күктән сине күзәткән.
Йөрәгемнең нечкә кылын
Син генә шул тибрәткән.
Мин бер фикергә килдем.
Кирәкми миңа дару,
Мин сине үлеп яратам,
Син үзең миңа дару.
Хәлим Мөлеков, Келәнче авылы.


Могҗизалы елга
(шаян каләмнән)
Мул сулы елгалар бик күп:
Идел, Иртыш, Енисей.
Җырларына керткән
халык,
Ул елгалар исемен.
Днепр, Дон, Амозонка,
Миссисипи елгасы.
Шул исемлеккә теркимен,
Туган як "Ылгыма"сын.
Кем иңләгән иңен-буен,
Билгесез тирәнлеге!
Сандугачлар оялаган
Бөдрә тал тирә-юне...
Амазонка ярларында,
Кызынса крокодиллар,
"Ылгыма" култыкларында,
Йөзә гаярь айгырлар!
Миссисипидән килгәннәр
Сокланып туймый күреп.
Кондызлар йөри ярында
Тун йоннарын күпертеп.
Чамасыз балык исәбе,
Төрләрен кем санаган!
Ташыйлар арбалап...
кышын,
Ә җәйләрдә...чаналап.
Иделләрдә саллар акса,
«Ылгымада» сарайлар.
-Һәй, сибәсең борчакны!-
дип,
Көлешмәгез, агайлар.
Салган идем:-Хан кызына!-
дип
Акты былтыргы язда.
Калды якты истәлеккә,
Бары шушы кулъязма.
"Амазонка" һәм "Ылгыма"
Гаҗәп могҗизалы:
Боз акканда учак яксаң
Яшәртә безнең җанны.
Шуңа яр карлыгачлары,
Ярында оя кора.
Могҗизалы елгалар күп,
"Ылгыма" сагындыра.
Са-гын-ды-ра.
Хәмит Вәлиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев