Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Август шул инде менә...

Ак чәчәкле болыннарга - Ромашкалар иленә - Август килде... Август инде... Август шул инде менә.

Җәйнең соңгы ае булган
Августка да сабыйлар
Җәй башындагы шикелле
Якты көтеп карыйлар.
...Кулларына гөлләр җыйган
Гөлдәй гүзәл сылулар,
Ромашкалар таҗын санап,
Мәхәббәткә юрыйлар.
Яратамы?
Яратмыймы?
Ил-җир сөйгән халыклар
Августта да, тормышта да
Яратуга лаеклар.
Әле кояш төрә көнне,
Әле сүрән күренә.
Август килде,
Август инде,
Август шул инде менә.
Клара Булатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев