Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үз эшеңне ышаныч белән башлау мөһим

Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшинның үз территориясендә кече бизнесны үстерү өчен шартлар булдыруы турында язган идек.

Бүген Олы Карамалда аскуйма җитештерү цехы уңышлы эшләп килә.

Исегезгә төшерәбез, күп балалы әти Рамил Ямалиев үз эшен ачарга карар иткән, үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм социаль яклау бүлегендә социаль контракт төзегән.

Бирелгән акчага ул аскуймалар ясау өчен җайланма сатып алган. Пилорама өчен бина Олы Карамалда табылган. Эдуард Байдамшин аңа эш өчен туры килерлек склад тәкъдим иткән, бу вакытта ул инде муниципаль милек буларак рәсмиләштерелгән була.

Шушы көннәрдә авыл җирлеге башлыгы, редакциягә кереп, әлеге авыл җирлегендә үз бизнесын үстерергә ниятләгән тагын бер эшмәкәр турында сөйләде.

Марат Әблиев Казанда яши. Аның үз төзелеш фирмасы бар. Күптән түгел үз бизнесын киңәйтергә һәм районда кошчылык фермасы ачарга карар иткән.

- Бәрлегуҗа авылында терлекчелек биналары хуҗасыз дип танылды, аннары муниципаль милек буларак рәсмиләштерелде, - диде Эдуард Илгизәр улы. - Шуннан соң мин авыл хуҗалыгы тармагында бизнес үстерергә теләгән эшмәкәрләрне эзли башладым һәм Марат Әблиевны таптым, ул үз бизнесын киңәйтергә генә түгел, ә үзе өчен яңа тармакны үзләштерергә тели. Моннан тыш, безнең районда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасы эшли, аның нигезендә эшмәкәрләргә муниципаль милекне беренче елда түләүсез, икенче елда түләүнең чирек өлешенә һәм шулай биш ел дәвамында арта бару рәвешендә арендага тапшырырга мөмкин. Шуннан соң эшмәкәрнең күчемсез милекне сатып алу мөмкинлеге барлыкка килә. Боларның барысына да Марат Рашат улы риза булды һәм ул эшкә кереште.

- Кош-кортның нинди төрен үрчетергә җыенасыз?

- Мин йомырка һәм ит бирә торган токым – брам һәм бройлерлар үстерергә телим. Брамны ит һәм инкубация йомыркасы өчен, ә бройлерларны ит өчен үстерәчәкбез.

- Район халкына үстерү өчен яшь кош-корт сатарга теләмисезме?

- Мин нигездә ит сатарга телим, өстәвенә сату базары да бар, бәлки яшь кош-кортлар да сатармын.

– Кошны ничек асрарга ниятлисез – читлектәме, әллә иркенлектәме?

- Мин кошны читлекләрсез генә иркенлектә, ә җылы вакытта урамда челтәр белән ябылган кардада асрарга телим.

- Фермада кемнәр эшләячәк?

- Инде теләүчеләр дә бар, тәҗрибәле авыл кешеләре килә, шартлар, хезмәт хакы белән кызыксыналар, барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Хәзерге вакытта мин документлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнәм, бу эштә миңа Эдуард Илгизәр улы ярдәм итә, хуҗалыгымда инде баш саны арта.

- Итнең беренче партиясен кайчан алырга уйлыйсыз?

- Бизнес планы әзер, аның буенча, май ахырында беренче сугым булырга тиеш. Хәзер ике инкубаторга 130га якын йомырка салынган, киләсе атнага ук чебиләрне көтәбез.

Кош-корттан тыш, мин сарыклар үстерергә телим, шуңа күрә икенче бинада алар булачак. Элеккеге мәктәп бинасында гидропоника ысулы белән бодай үстерү өчен бина арендалыйм. Бөртекле ашлык – терлек өчен бик яхшы витаминлы азык. Аны сатып алучыларым да бар.

- Ашлыкны кемнән сатып алачаксыз?

- Җирле фермерлардан, алар белән килешү бар.

Менә шулай – күчемсез милекне муниципаль милеккә күчереп, җирлек башлыгының грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә, хәзер җирлек, беренчедән, эш урыннары булдыра, икенчедән, бинаны арендага тапшырып, акча эшли ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев