Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Теләсә кайсы тармакта уңышка ирешергә була

Бүген Сөйки сөтчелек комплексында 897 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 526сы сыерлар. Әмма савым көтүе 420 баш кына исәпләнә. "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предпри-тиесендә терлекчелектә махсуслашу гыйнварда старт алган, әмма процессның актив фазасы апрельдә башлана. Тәҗрибәле сыер савучылар җитешмәгән, терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар булдыру мөмкинлеге булмаган бүлекчәләрдән сыерларны...

Бүген Сөйки сөтчелек комплексында 897 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 526сы сыерлар. Әмма савым көтүе 420 баш кына исәпләнә.

"Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предпри-тиесендә терлекчелектә махсуслашу гыйнварда старт алган, әмма процессның актив фазасы апрельдә башлана. Тәҗрибәле сыер савучылар җитешмәгән, терлекләрне асрау өчен тиешле шартлар булдыру мөмкинлеге булмаган бүлекчәләрдән сыерларны сөйки комплексына күчерәләр. Биредә савым сыерларын асрау җиңелрәк. Бу - "параллель" саву җиһазлары да, сөтне вакытында суыту да, кул хезмәтен минимальләштерү дә. Кешеләр ике сменада эшли.

- Ел башыннан комплекста терлекләр баш саны 370кә артты,- ди комплекс җитәкчесе Алмазбәк Матабаров. - савым көтүе АХПның барлык бүлекчәләре хисабына комплектлана. Иске Барыштан терлекләр китерелде, Ишемнән башмак таналар көтәбез. Терлекләр белән ничек эшләргә кирәклеген аңлау өчен һәр сыер тарихын белергә кирәк. Бу тармакны үстерү стратегиясен дөрес сайларга ярдәм итә. Терлекләр баш санын стандартка җиткерү буенча җитди эш башкарасы бар.

- Сезгә бу эштә кем булыша, терлекләр баш санын кем өйрәнә һәм бракка чыгара? - Бездә грамоталы ор-лыкландыручы Наталья Чередилина эшли. Ул стажлы белгеч, максималь бирем алу өчен ничек эшләргә кирәклеген белә. Яшь ветеринария табибы Екатерина Евстягина (рәсемдә) тырышлыгы шатландыра. Ул яңа туган бозаулар өчен угыз банкы булдырган районда бердәнбер хезмәткәр. Екатерина сау-сәламәт сыерларны сайлап ала, алардан артып калган угызны җыеп, аны туңдыра. Авыру сыер бозаулаганда ул яңа туган бозауга әзер узыны бирә. шулай итеп, бозауның иммунитеты ныгый, ул сау-сәламәт булып үсә. Хәзер Екатерина кыйммәтле препаратлар алганда экономияләү максатыннан яшь терлекләрне нәтиҗәлерәк дәвалауга куллану өчен кан сүлен булдырырга планлаштыра.

- Бригадир Наталья Богданова бар технологик процессны үтәүне тикшереп тора,- дип дәвам итә Алмазбәк Матабаров. - терлеклөр баш саны артты, димәк, комплекста санитар нормаларны тәэмин итү эше дө арта.

Ел башыннан тулай савым 2,5 тоннадан 4,8гә кадәр артты. Нигездә терлекләр баш саны арту хисабына. Моңа бәйле рәвештә безгә 4 сәгать буена барлык 800 башны савымга җәлеп итү өчен 16 башка өстәмә җиһазлар куясы була. Аннары биналарны һәм җиһазларны җыештыру өчен технологик тәнәфес һәм 4 сәгатьлек икенче савым.

- Ә азык әзерләү эше ничек бара? Терлекләр баш саны күп булганда алдагы запас кына җитми бит?- дип сорыйм бүлекчә җитәкчесе Сергей Борисовтан.

- Быел азык әзерләү вакытына механизаторлар звеносы булдырылды, - ди Сергей Владимирович. - Әйтергә кирәк, алар тырышып эшләде. Дүрт көн эчендә 2600 тонна сенаж әзерләнде. Звено составында "Ягуар" комбайннарында Владимир Буренин һәм Рәмис Фәйзуллин, тыгызлауда "Фенд"та Дамир Гайнуллин һәм ДТ-75тә Илдус Нотфуллин. Азык культураларын 8 июньдә җыя, ә сенажны 10сында сала башладык. Кызганычка каршы, бөртекле культуралардан яхшы уңышка өмтеләнеп булмый. Иң яхшы очракта гектарыннан 15 центнер чыгачак. Сабан бодаена өмет бар. Июль яңгырлары әлеге культурага хәлне үзгәртергә ярдәм итәчәк.

Хәзер механизаторлар уҗым культуралары өчен туфрак әзерли. Әлеге максатларга 1600 гектар бирелгән, шуларның 1200 гектары чиста пар. Пар җирләрен эшкәртүдә Рәүф Тимергалиев, Дамир Гайнуллин һәм озак вакыттан соң бүлекчәгә Иван Климачев кире кайтты. Яхшы эшли, чәчү йомгаклары буенча ул алдынгылар арасында. Хезмәттәшләре дә аңардан калышмый.

АХПда бөртеклеләрне урып-җыю өчен дә звено булдырылган. Кирельск, Сөйки һәм Балтач бүлекчәләре басуларында эшләү өчен үз базаларында звено булдырылачак. Аңа сигез комбайн, янгын сүндерү машинасы, заправщик һәм эретеп ябыштыру агрегаты керә. Вак ремонт һәм заправка басуда ук башкарылачак. Безнең бурыч - бөртеклеләрне минималь югалтулар белән кыска вакытта башкарып чыгу. Быелгы җәйнең катлаулы һава шартларын исәпкә алып, без бүген шуны гына эшли алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев