Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тәҗрибә һәм хезмәт сөючәнлек матурлык тудыра

Мөдәрис Мозаффаров чирек гасыр XXII партсъезд исемендәге колхозның, ә соңрак «Олы Кариле» ҖЧҖның Чаллы бүлекчәсендә терлекчелек фермасы мөдире булып эшләгән. Аннан соң бүлекчә җитәкчесе Вәкил Касыймов үтенече буенча бер ел Олы Кариле фермасы эшен җайга салган.

Тормыш иптәше Тәскирә апа 32 ел фермада сыер савучы булып хезмәт куйган. Бу тәҗрибәле терлекчеләр,  фермада мал-туар белән оста эш итеп кенә калмыйча, шәхси хуҗалыкларында да даими  терлек асраган. 

Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин киңәше белән  лаеклы ялдагы әлеге парның өенә барырга булдык.

Авыл кешеләре күрсәткән урамга кергәч, аның очында гаҗәеп ачык төстәге почмак игътибарны җәлеп итте. Тизрәк шунда барып, әлеге төсле урында нәрсә барын беләсе килде. Бу Мозаффаровлар йорты булып чыкты да инде. Алсу төсләргә күмелгән түр бакчада дәлияләр үсеп утыра, янәшәдә торган арбадагы савытларга чәчәкләр утыртылган. Аның өстендә иске шиннардан ясалган «экзотик кошлар», аларда да чәчәкләр үсә. Бераз алгарак узгач, бизәкле чиләк белән бутафор кое тора, аны «аккошлар саклый». Кое капкасында шулай ук чәчәкләр белән чиләкләр бар. Ярымтүгәрәк читендә бизәкле капкалы гараж тора. Ләкин иң гаҗәбе ул да түгел, ә Мозаффаровларның зур хуҗалыгы, алар аны карарга да, әнә шундый матурлык булдырырга да өлгерәләр.

– Хуҗалыгыбызда 9 савым сыеры, 12 бозау, 5 үгез, 2 тана һәм 4 ат бар, - ди гаилә башлыгы. – Биш ел элек  шәхси ярдәмче хуҗалык үстерүгә грант алдым. Быел программа буенча вазифаларым тәмамлана. Бу вакыт эчендә без хуҗалыкны шактый үстердек. Сыерлар саны 16га җиткән иде, әмма лейкоз аркасында аларның бер өлешен суярга туры килде. Хәзер терлекләр сәламәт, бүтән мал-туар белән кушылмасыннар өчен көтүне электр көтүчесе ярдәмендә көтәм. Бу терлек сәламәтлеге өчен дә ышанычлырак һәм гаилә өчен дә отышлырак. Терлекләр йорт артындагы чокырда,  көне буе күз алдыбызда, шуңа күрә безнең өчен электр көтүчесе бик уңайлы чара.

– Терлек азыгын каян аласыз? Сезгә күп төрле азык кирәк бит.

– Пай җирләремдә печән  үстерәм, аны үзем чабам. Саламны безгә хуҗалык бирә. Үземнең тыгызлау-җыйгыч җайланмам бар, бөртеклеләрне җыеп алганнан соң, саламның бер өлешен калдыру турында алдан сөйләшеп куям, тыгызлыйм һәм өйгә алып кайтам.  Бу минем өчен дә әйбәт, хуҗалык өчен дә отышлы – аларга ул кадәр салам кирәкми, ә мин аны җыйгач, кырлары чистарып кала. Фуражны көзен сатып алабыз, арзанрагын эзлибез.

– Сөтне кая куясыз?

– Авылыбызда сөт җыючы бар, ул сөтне үзе килеп ала, беркая да барырга кирәкми. Бу бик уңайлы, һава торышы нинди генә булса да, сөтнең  әрәм булмаячагын беләбез. Бер өлешен үзебезгә калдырабыз, өч балабыз бар, оныкларыбыз җәй буе бездә ял итә. Аларны да сыйлыйбыз, акча да эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев