Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗәләр ясар чак

Бөртеклеләр уңышы рекорды, һава торышы сюрпризлары һәм хезмәт хакының 32 % ка артуы – “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ узган елга йомгак ясады.

“Август-Кама Тамагы” агрофирмасы район басуларында нибары икенче ел гына эшли,  җирле халык инде предприятие турында ишетеп кенә белми.

Биредә эш хезмәт күләмнәрендә, объектлар төзелешендә һәм алдынгы агротехнологияләрдә генә түгел. “Август-Кама Тамагы” игътибарга лаек предприятие һәм ул кыска вакыт эчендә үз территориясендә авыл җирлекләренә социаль ярдәм күрсәтә алды. Предприятиенең район  тормышындагы роле көннән-көн арта бара. Узган елның ничек тәмамлануы, үсеш векторының юнәлеше турында генераль директор Алексей Копанев сөйләде.

– «Август-Кама Тамагы» өчен 2022 ел кай ягы белән мөһим булды?

– Бу ел безгә заманча аграр технологияләрнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтү мөмкинлеге бирде. Бөртеклеләр буенча рекордлы уңыш җыйдык. Бодай уңышы 40 ц/га тәшкил итте – мондый югары күрсәткеч районда беренче тапкыр гына теркәлде. Продукциянең югары сыйфатына ирешүебезне билгеләп үтәсем килә. Бодайның 80 % – өченче азык-төлек классы. Предприятие тарафыннан 86 мең тонна бөртекле һәм 24 мең тонна рапс җитештерелде. Моның күләмен күз алдыгызга китерәсезме? Аны ташу өчен 27 км озынлыктагы поезд кирәк булыр иде. Бу чик түгел әле, без әлегә юл башында гына. 15 мең гектар (җирләребезнең өчтән бер өлеше диярлек) – ташландык җирләр иде. Агротехнологларыбыз эшләрен тулы күләмдә күрсәтер өчен тагын ике-өч сезон үтәчәк.   

– Быелгы һава шартлары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә нинди йогынты ясады?

– Җәй бик әйбәт үтте, ә менә көз безгә еш яуган яңгырлар һәм бозлы яңгырлар рәвешендәге көтелмәгән “бүләкләр” ясады, алар көнбагышны вакытында урырга комачаулады. Һава торышы мөмкинлек бирүгә, басуларга чыгабыз һәм кар өстеннән урып-җыюны дәвам итәбез.

– Предприятие инфраструктурасын үстерү дәвам итәме?

– Әлбәттә. Бер ел эчендә Олы Салтыктагы ашлык киптерү комплексы (ЗСК) янында ике ангар склады төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Быелгы уңыш күләме зур булу сәбәпле, бу складлар булу безгә бик ярдәм итте, продукцияне төяп җибәрү һәм кабул итү эше тәүлек буена оештырылды. Югары Ослан районы Мәйдан авылы янында тагын да югары җитештерүчәнлектәге икенче ЗСК төзелешенә керештек. Язга кадәр әлеге объектны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз.

Машина-транспорт паркыбызның күләмен исәпкә алып, аны төзекләндерүгә дә игътибар бирелде. Техниканы ремонтлау өчен җылы бокс булдырдык, хәзер анда эшләү уңайлы һәм рәхәт. Кышкы урып-җыю чорында комбайннарны да шунда калдырабыз. Авыл хуҗалыгы техникасы паркын киңәйтү дәвам итә, шуңа күрә предприятиегә машина йөртүчеләр һәм тракторчы-механизаторлар  таләп ителә.

– Агрофирмада эшләү кай ягы белән кызыклы?

– Техника яңа һәм уңайлы, хезмәт өчен түләү шартлары – лаеклы, эш хакы вакытында түләнә. Моннан тыш, барлык хезмәткәрләребез дә бушлай кайнар ризык һәм вахта белән тәэмин ителгән – бу зур өстенлек. Җитештерү алдынгыларын ял итү һәм дәвалану өчен ел саен санаторийга җибәрәбез. Хезмәттә аерылып торган механикларга һәм агрономнарга быел Сочидагы абруйлы кунакханәгә юллама бирелде. Белгечләрнең предприятие исәбенә уку һәм үсеш алу мөмкинлеге бар. Россиядәге алдынгы җитештерү предприятиеләренә барып, тәҗрибә уртаклашу киң кулланыла. Хезмәткәрләрнең эш хакына килгәндә, узган елда ул 32% ка артты. 

– «Август-Кама Тамагы» бай корпорация тормышы алып бара. Проектларыгыз турында сөйләгез әле.

- Кама Тамагы районында район башлыгы Наил Вазыйхов катнашында «Август-Агро» холдингының беренче спартакиадасын ачу тантанасы булды. Безгә Татарстан районнарыннан җиде команда катнашкан әлеге чарага старт бирү мәртәбәсе бирелде. «Август-Кама Тамагы» командасы үз кырында беренче уеннарда җиңеп кенә калмады, Спартакиаданың абсолют җиңүчесе дә булды. Мондый чаралар коллективны берләштерә, рух күтәренкелеген арттыра, үзара ярдәмне көчәйтә. Бу аеруча мөһим, чөнки коллектив әле яңа.

–  Узган ике елда агрофирма районга шактый социаль ярдәм күрсәтте. Мондый чаралар дәвам итәрме?

– Һичшиксез. Безнең хәйрия программаларының төп принцибы – адреслылык. Быел без Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, пенсионерларга, медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга ярдәм күрсәттек, беренче сыйныф укучыларын, шулай ук балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен һәм үзәк район хастаханәсен игътибардан читтә калдырмадык. Шефлыкка алынган авыл җирлекләренә мөһим чаралар үткәрүдә ярдәм иттек.  Киләчәктә бу курсны дәвам итәргә ниятлибез. Кешеләр рәхмәт әйтәләр – бу безнең өчен мөһим. 

– 2023 елга нинди бурычлар куелды?

– Сөйкидә 600 савым сыерына исәпләнгән сөтчелек фермасы реконструкцияләнде, җәйгә нәселле югары продуктлы терлекләр кайтартырга планлаштырабыз. Әйткәнемчә, «Мәйдан» икенче ашлык киптерү комплексын эшләтеп җибәрүгә әзерләнәбез, складлар төзүне дәвам итәчәкбез. Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында сыек ашламалар җитештерүне оештыру планнары бар.  Авыл хуҗалыгы техникасы паркын тулыландыруны һәм инфраструктураны үстерүне: юллар төзелешен, яктыртуны дәвам итәчәкбез.

Узган ел безне план буенча төгәл эшләргә өйрәтте, аңлау һәм төзәтү мөһим булган хаталарны ачыклады. 2023 ел эчке нәтиҗәлелекне арттыруга багышлана. Тагын да яхшырак эшләргә, идеяләребезне кәгазьдә генә түгел, эштә чынга ашырырга ниятлибез.        

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев