Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗә - мал кырылуның кимүе һәм савым күләме арту

Узган ел белән чагыштырганда, Каратал комплексында тәүлеклек савым 1200 килограммга арткан.

Әгәр дә 2022 елның апрель башында биредә тәүлеккә 2140 кг савып алсалар, хәзер - 3358 кг. Артым 1218 кг тәшкил итә. "Каратал" терлекчелек комплексы инде берничә көн холдингның сөтчелек комплекслары арасында савымнарның тәүлеклек үсеше буенча иң яхшылар бишлегендә һәм савым планын үтәү буенча лидер - 114%.

- Бер ел элек мине Буага терлекчелек буенча киңәшмәгә чакырдылар, - дип сөйли комплекс директоры Ринат Ишмиев. - Мин ак күлмәк кидем, галстук тактым, безне терлекчелек комплексы эшен ничек оештырырга өйрәтәчәкләр дип уйладым. Ләкин мине яшь терлекләрнең зур санда кимүе өчен орышырга чакырган булганнар. Мин комплексны җитәкли генә башладым, ләкин акланып тормадым, чөнки монда хәл чыннан да катлаулы иде, гәрчә миңа хәтле булган нәрсәләр өчен гаебем булмаса да.

Елны без терлек санын продуктивлыракка үзгәртү өчен багышладык. Терлекләрне, бигрәк тә яшьләрен савыктыруга басым ясадык.

Март ахырында “Вахитово” ТК 39 баш тана кайтардык, контроль савулар уздырдык, югары савымлыларны көнгә өч тапкыр савабыз. Макуловодан тагын 61 баш савым сыеры кайтты.

Булган барлык терлекләрне яраклылыкка тикшердек, 9 аз савымлы сыерны ачыкладык, алардан арындык. Комплекста бүген 360 баш терлек бар, шуларның 250е - савым сыерлары. Шул ук вакытта 135 – югары савымлы, 96 – уртача савымлы, калганнары белән савымны арттыру өстендә эшлибез. 

Иң сөенечлесе - без яшь терлекләрнең үлем очракларын бетердек. Мин монда килгән генә вакытта ай саен 42 башка кими иде.

Бозауларга ике атна кала сыерларны аерым бинага, тукландыруның көчәйтелгән рационына күчерәбез. Бозаулар чиста боксларда туа, шунда ук без аларга сәламәт сыерларның угызын эчертәбез. Аны катырылган килеш башка терлекчелек комплексларыннан алып кайтабыз. Моның өчен комплекска бозауларны эчертергә дренчерлар һәм угыз өчен эретү җайланмалары сатып алдык. Сыерларга һәм бозауларга барлык кирәкле вакцинацияләр үткәрәбез, аларны чиста итеп тотабыз.

Алсу Фәррахова комплекста ачылган көннән бирле эшли.

"Мин монда яхшы вакытны да, начарын да күрдем. Соңгы елларда биредә тулысынча таркалыш булды. Әмма Ринат Ишмиев килү белән барысы да үзгәрде. Аның игътибары яхшы нәтиҗәгә юнәлгән һәм безне барыбызны да эшкә көйли. Мин 34 бозауны карыйм. Алар барысы да чиста, сәламәт, тук. Тиз арада авырлык җыялар. Терлекләрне карау өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Мондый шартларда эшлисе килә, чөнки хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсең".

- Бездә үрчетү технологиясе төгәл үтәлә, - дип өсти Ринат Ишмиев. - Сыерлар бозаулагач, бер айдан соң синхронлаштырыла, аннары орлыкландыру уза, тагын бер айдан аларны УЗИда тикшерәләр. ТКнда буазлык 50 процентка җитә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Әгәр дә сыер буаз булмаса, иммунитетны күтәрү өчен аңа дәвалау курсын үткәрәбез һәм яңадан орлыкландырабыз. Нәтиҗә - яшь терлекләрнең сәламәт баш саны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев