Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Коры август авыл хезмәтчәннәре өчен уңайга

Зур авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә, фермер хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре бара.

Сишәмбе көнне Олы Бортас авылы янындагы кырда “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖнең сигез комбайны арпа җыюга кереште.

Басудагыларның күбесе урып-җыю башланыр алдыннан безнең белән машина-трактор паркында сөйләшкән механизаторлар булып чыкты. Болар – Айнур Җиһаншин, Василий Белов, Олег Захаров, Дмитрий Куприянов, Рифат Гыйльметдинов, Илназ Насыйбуллин, Евгений Балымов, Николай Удачин. 132 гектар мәйдандагы басуда урып-җыю эшләрен әле башлаганнар гына. Йөк төягеч зур бункерлар янә комбайннар һәм йөк машиналары арасында.

Николай Удачин урып-җыюда беренче көннән бирле эшли.

– Техника ышанычлы һәм төзек. Тоткарлыкларсыз эшлим, - ди Николай. Ул – авыл хуҗалыгы эшләре осталарына алмашка килгән яшь комбайнчыларның берсе.

Хәер, “яшь” – чагыштырмача төшенчә. Николай тармакта ун елга якын эшли. 9 сыйныфны тәмамлагач, Тәтеш совхоз-техникумына укырга кергән һәм тракторчы-машинист белгечлеге алган. «Ак Барс» холдингында да, «Татагролизинг»та да эшләгән, хәзер «Август» компаниясендә хезмәт куя.

– Хәзер эшләү җиңелрәк, техника яңа, хезмәт хакын вакытында бирәләр, иртәгәсе көнгә ышаныч бар, - ди ул.

“Олы Кариле” ҖЧҖдә бераз башкачарак күренеш.

Без басуга барганда, каршыга комбайн очрады, ул электроникасы ватылып, мастерскойга бара иде.

Фоат Исмәгыйлев урып-җыюга 31 июльдә чыккан. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар эшләгән тәҗрибәле комбайнчы.

– Озакка тукталырмынмы инде, белмим, мастерскойда озак тоткарланасы килми, әлбәттә. Анда болай да бер комбайн ремонтта инде. Хәзер басуда икәү генә калды.

Хуҗалыкта шепкән (рыжик) үләне уруга керешкәннәр. Майлы культура югары маржиналь булып санала, быел гектарыннан 10 һәм аннан күбрәк центнер уңыш көтелә. Җыелган орлыклар шунда ук холдингның ындыр хуҗалыгы Коркачыкка озатыла.

– Бодайны тулысынча җыеп бетердегезме?

– Юк, әлегә яртысын гына, - ди хуҗалык җитәкчесе Рамил Сабиров. - Бүгенге көнгә уңдырышлылык гектарыннан 37 центнерны тәшкил итә.

– Ашлыкны да шунда ук Коркачыкка җибәрәсезме?

– Юк, әлегә үзебездә урнаштырабыз. Безнең яхшы склад корылмалары бар. Машиналар җитмәү сәбәпле комбайннар тик тормасын өчен, без ашлыкны складларга бушаттык, ләкин аларда инде урын юк.

Машина йөртүче Илдар Галимҗанов урып-җыюның беренче көненнән үк ашлык ташый.

– Машинам яхшы хәлдә, тоткарлыкларсыз эшлим, - диде ул.

Ә менә Искәндәр Ганибаев комбайнны ремонтлауда 4 көн югалткан.

– Искергән техниканы алыштырырга вакыт, эшнең кызу чорында ремонтта тору аяныч, – дип саный ул. - Әлеге техниканы ремонтларга кирәк.

Әмма район басуларында заманча комбайннарны гына түгел, уннарча ел элек эшләгән комбайннарны да күрергә мөмкин.

Галимҗанов КФХ кырларында әлегә кадәр «Нива» һәм «Енисей» комбайннары эшли. Бик озак эзләгәч, 250 гектарлы басуны да таптык, анда Мансур Галимҗановның олы улы Илнар һәм туганы Хәниф Вәлиев арпа җыя иде.

– Мондый комбайннарны кайдан алдыгыз? Безнең басуларда мондый маркалар күптән күренми инде.

– Заманында без аларның берсен күрше районнан сатып алдык, икенчесен Кукмарадан алып кайттык. Заманча машиналар түгел, әлбәттә, аларда кондиционер да юк, кабиналарга тузан һәм тавыш үтеп керә. Безгә эссе, шулай да комбайннар эшли, ә бу – иң мөһиме.

– Быел нинди уңыш көтелә?

– Әлегә әйтүе кыен, әмма бу басуда уңдырышлылык югары – гектарыннан 40 центнердан артык, - ди Илнар. – Бу бик яхшы күрсәткеч, аеруча узган ел белән чагыштырганда, ул чакта бөтенләй бернәрсә дә җыеп алмадык диярлек.

– Ашлык фуражга барамы?

– Әйе, хәзер хуҗалыкта 50 баштан артык терлек асрала. Болар – сыерлар, бозаулар, үгезләр һәм атлар.

– Хуҗалыгыгызда лейкоз ачыкланганнан соң терлекләрне бетерергә туры килде.

– Әйе, әмма без аларны яңадан булдырдык һәм хәтта республика программалары, район ярдәме, шулай ук үз хезмәтебез һәм теләгебез нәтиҗәсендә баш санын арттырдык.

– Бу эссе вакытта сезгә кем ярдәм итә?

– Энеләрем, алар икесе дә МЧСта эшли. Берсе – районда, икенчесе – Казанда. Дежурлыктан соң безгә ярдәмгә кайталар.

Бу көннәрдә арпа суктыруга Олы Мәрәтхуҗадан фермер Рамил Сәлимов чыкты. Аның басуларыннан җыеп алынган уңыш гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Тәҗрибәле фермер быел сатып алган СК-5 «Нива» комбайнында эшли.

Келәнче авылыннан фермер Рамил Сафин һәм «Кече Мәрәтхуҗа» СХПК шулай ук уңыш җыюга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев