Ит бар, ә сөт – проблема
Агымдагы елның өч кварталы артта калды һәм район терлекчеләре үз эшләренә йомгак ясый, проблемалы урыннарны ачыклый, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын эзли ала. Шуның өстенә тармак өчен ел бик авыр булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев агымдагы елның 9 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең кайбер саннарына...
Агымдагы елның өч кварталы артта калды һәм район терлекчеләре үз эшләренә йомгак ясый, проблемалы урыннарны ачыклый, җибәрелгән хаталарны төзәтү юлларын эзли ала. Шуның өстенә тармак өчен ел бик авыр булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев агымдагы елның 9 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләренең кайбер саннарына анализ ясады.
Тулаем район буенча мөгезле эре терлек баш саны берникадәр артым белән алдагы дәрәҗәдә диярлек. Узган елда бу көнгә 11711 баш булса, быел - 11756, Ленин исемендәге хуҗалыкта баш саны 124кә кимегән, «Кама Тамагы» АХПсында, «Олы Кариле» ААҖда һәм бигрәк тә крестьян-фермер хуҗалыкларда плюс белән бара. Сыер баш саны да кимегән. Нигездә бу сыерларны ит юнәлешенә күчерү белән бәйле. Әмма, аз гына булса да, атлар баш саны 251дән 261гә кадәр арткан.
Иң катлаулы хәл сөт җитештерүдә. Тулаем район буенча тулай савым 105631 центнер тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечләрдә нибары 86 процент кына. «Кама Тамагы» АХПда - 82, Ленин исемендәге хуҗалыкта - 76, «Олы Кариле» ААҖда - 158, КФХларда - 178%. Табигый ки, бер сыердан савып алынган сөт күрсәткече дә ким. Тугыз айда районда бер сыердан 3212 килограмм сөт савып алынган яки узган ел белән чагыштырганда 268 килограммга аз. Әлеге күрсәткечләрдә Ленин исемендәге хуҗалыкта иң зур аерма. Ул 798 килограмм тәшкил итә. 3598 булса, 2800гә калган. Ит җитештерүдә хәл берникадәр яхшы. Ел башыннан ул районда 10227 центнер ит җитештерелгән, узган ел дәрәҗәсенә карата 107 процент тәшкил итә. Үсеш 684 центнер тәшкил итә. Ленин исемендәге хуҗалыктан кала, барлык ит җитештерүчеләр, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары да яхшы эшләде. Ленинлыларда күрсәткеч 32 центнерга начар. Район хуҗалыкларында уртача көнлек үсеш тә берникадәр арткан. Узган елның шул чорында ул 624 грамм булса, быел - 649. Башлангыч бер башка 139 килограмм ит җитештерелгән.
Район буенча узган ел дәрәҗәсенә карата үсеш 217 башка арткан - 3068 дән 3285кә кадәр, әмма берүк вакытта терлек үлеме 62 башка арткан. Шул ук вакытта «Кама Тамагы» АХПсында үлем үрчемгә карый 8 процент, Ленин исемендәге хуҗалыкта - 35, «Олы Кариле» ААҖда - 38. Соңгысында терлек үлеме узган елга караганда биш тапкырга диярлек артык. 16 булган булса, быел - 82.
100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә ит һәм сөт җитештерү теләсә кайсы авыл хуҗалыгы берләшмәсенең терлекчелек тармагы өчен аеруча күрсәткеч факт булып тора. Безнең районда ит 15,5 центнер, сөт - 159,7. Югыйсә, республика буенча уртача, бигрәк тә алда баручы районнарда, әлеге күрсәткеч күпкә югары. Терлекләр тыгызлыгы буенча шуны ук әйтергә була. Районда ул 100 гектар сөрү җиренә 17,8 баш тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев