Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир турында кайгыртсаң, яхшы уңыш алырсың

Һава шартлары берничә ел рәттән авыл хезмәтчәннәрен корылык белән сыный. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыеп алынган яшелчә, бәрәңге уңышы елдан-ел кими. "Россельхозцентр" ФГПУ Кама Тамагы районы филиалы җитәкчесе Роберт Ганибаев белән шәхси ярдәмче хуҗалыклардан түбән уңыш алу сәбәпләре, югары уңыш алуга тәэсир итүче чаралар һәм туфракны савыктыру турында сөйләштек. - Бәрәңге...

Һава шартлары берничә ел рәттән авыл хезмәтчәннәрен корылык белән сыный. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан җыеп алынган яшелчә, бәрәңге уңышы елдан-ел кими. "Россельхозцентр" ФГПУ Кама Тамагы районы филиалы җитәкчесе Роберт Ганибаев белән шәхси ярдәмче хуҗалыклардан түбән уңыш алу сәбәпләре, югары уңыш алуга тәэсир итүче чаралар һәм туфракны савыктыру турында сөйләштек. - Бәрәңге уңышының начар булуын күпләр һава шартларына сылтый. Әлбәттә, бу әһәмиятле фактор, шулай да яхшы уңыш алуның сәбәпләре күп. Роберт Хәкимҗанович, шулар турында әйтеп үтсәгез иде. - Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге үстерүгә анализ ясап, без шундый фикергә килдек: бәрәңгедән югары уңыш алу күбесенчә технологик операцияләрне саклауга бәйле, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала: туфракны сыйфатлы эшкәртү, сәламәт бүлбеләр утырту, аны карап тору, бәрәңгене элек үстергән җирдә 3-4 ел утыртмау.һ.б. Кызганычка каршы бер генә чылбыр бозылса да, уңыш ким булачак. Бүгенге көндә безне шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы туфракның фитосанитар торышы борчый. Күпләребез бәрәңгене бер урында 10, 20шәр ел үстерә. Бу вакытта туфракта ел саен авырулар һәм корткычлар туплана, алар исә югары уңыш алуны киметә. Ә без ел саен югары уңыш көтәбез. -Бәрәңге уңышын нинди авырулар һәм корткычлар киметә? - Бәрәңгенең «дошманнары» бик күп. Күпләр аның төп дошманы колорада коңгызы дип уйлый һәм теләсә нинди юллар белән аннан котылырга омтыла. Уңышка аеруча зыян китерүче авырулар турында уйлап та карамыйлар. Авыру өчен уңайлы шартлар булганда барлык уңышны югалтырга мөмкин. Аларның кайберләрен генә әйтеп китәм: фитофтороз, альтернариоз, ризоктониоз, парша, фузариоз шиңү, коры черек фузариозы, фомоз, вертициллез, бәрәңге рагы һәм башкалар. Бәрәңгедә гади күз белән күреп булмаган организмнар- гөмбәчек һәм бактерияләр, шулай ук вируслар авыру китереп чыгара. Әгәр чарасы күрелмәсә, ел саен авыру арта гына бара һәм участоктагы бәрәңге тулысынча зарарлана һәм тулыкыйммәтле уңыш бирүгә сәләтсез була. - Сез әйтеп үткән авыруларның кайсысы безнең зонада күбрәк таралган һәм инфекция белән нинди көрәш ысуллары бар? - Фитофтороз, альтернариоз һәм фузариоз шиңү. Фитофтороз вакытында инфекция бәрәңгедә, туфракта, үсемлек калдыкларында һәм томат орлыкларында саклана. Явымлы елларда авыру кузгатучы споралар яңгыр һәм җил белән 50-60 километр ераклыкка кадәр тарала. Бәрәңге фитофторозы - иң куркыныч авыруларның берсе. Ул бәрәңгедән тыш, томат үсентеләрен дә юкка чыгара. Фитофтороздан 50-70 процентка кадәр уңыш югала. Альтернариоз вакытында инфекция үсемлек калдыкларында, бүлбедә һәм чүп үләннәрендә саклана. Бу вакытта бәрәңге уңышыннан югалтулар 5 процентка кадәр булырга мөмкин. Коры һәм кызу елларда югалтулар 40-50 процентка кадәр җитә. Бәрәңгенең тагын бер авыруы- фузариоз шиңүе. 2010 елга кадәр бу авыру әллә ни куркыныч түгел иде. Кызганычка каршы, аннан соңгы 2011 елда фузариоз шиңүе башланды. Бу елны июньдәге көчле яңгырлардан соң туфрак тулысынча үз структурасын югалтты, озакка сузылган корылык башланды, югары температуралар фонында туфрак тыгызланды һәм ярыклар барлыкка килде. Гөмбә көчсез үсенте тамырлары аша үтеп керә башлады. Фитофтороз һәм альтернариоз белән көрәш чаралары берүк диярлек: агротехник, биологик һәм химик. Агротехник чаралар- ул чәчү әйләнешен саклау, пространство изоляциясе, ашлама һәм микроэлементлар кертү, туфракны йомшарту, чүп үләннәреннән арындыру, киң түтәлләр, бәрәңге үсентеләрен аскы яфракларын туфрак белән күмеп биек итеп күтәрү, алу алдыннан сабагын чабу һәм бәрәңге бүлбеләрен җыю, авыру үсентеләрне юкка чыгару. (Дәвамы киләсе санда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев