Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Җир турында кайгыртсаң, яхшы уңыш алырсың

    Биологик: бүлбеләрне җиде көндә яки утырткан көндә псевдобактерин-2, ризоплан, баксис, ризоплен, триходермин препаратлары белән эшкәртү, шулай ук аларны авырулар килеп чыкканчы вегетация чорында үсентеләргә 7-10 көн аралыгында сиптерү. Химик: авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә Агиба Пик, ВС; Хом, СП; Ордан, СП; Оксихом, ВГД һәм "Россия Федерациясе территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән...

    Биологик: бүлбеләрне җиде көндә яки утырткан көндә псевдобактерин-2, ризоплан, баксис, ризоплен, триходермин препаратлары белән эшкәртү, шулай ук аларны авырулар килеп чыкканчы вегетация чорында үсентеләргә 7-10 көн аралыгында сиптерү. Химик: авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә Агиба Пик, ВС; Хом, СП; Ордан, СП; Оксихом, ВГД һәм "Россия Федерациясе территориясендә кулланырга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар" нигезендә башка препаратлар сиптерү. Эшкәртүне 7-10 көн саен кабатлап торырга кирәк. Альтернариоз, депрессив үсеш алган елларда фунгицидлар белән 1-2 тапкыр эшкәртү, авырулар уртача булган елларда 2-3 тапкыр эшкәртү, эпифитотей белән 3-4 тапкыр эшкәртү таләп ителә. Кабат сиптерү фунгицидларны беренче тапкыр куллануның никадәр уңышлы булуына бәйле. Бу эшкәртүләр дәвалауга түгел, авыруны кисәтүгә юнәлдерелгән. Яфракның бер проценты зарарланганда сиптерүнең нәтиҗәсе кискен кими, 10 процент зарарланганда авыруны туктату мөмкин түгел. Сиптерү арасындагы интервалны арттыру, тәкъдим ителгән препаратлар дозасын сакламау, сиптерүне иртә туктату бу эшләрнең нәтиҗәсен киметә. Үсемлекләр вегетация чорында, уңышны җыеп алганчы яки алыр алдыннан сабагын чапканчы фунгицид астында булырга тиеш, чөнки бүлбеләрнең фитофтороз белән үсемлекләрнең җир өстендәге өлеше аз гына зарарланса да, көчле зарарланырга мөмкин. Үсемлекләрне химик яки биологик препаратлар белән эшкәртүне хуҗа үзе хәл итә. Хәер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен рөхсәт ителгән химик пестицидлар күп түгел, моннан тыш, югарыда телгә алынган фунгицидлар фитофторозга һәм альтернариозга каршы гына теркәлгән. тагын бер авыру - бәрәңгенең фузариоз шиңүе. Инфекциянең төп чыганагы - зараланган туфрак. Инфекция шулай ук аз зарарланган чәчүлек бүлбедә һәм үсемлек калдыкларында да сакланырга мөмкин. Авыру тудыручы үсемлекне теләсә кайсы яшьтә зарарларга мөмкин, әмма сизелерлек билгеләре чәчәк ату вакытында күренә башлый. Фузариозның үзенә хас билгесе бар - ул үсемлек дымны күпләп чыгарган эссе вакытта бик яхшы күренә. Зарарланган бүлбе күзләре акрын үсә, еш кына җепсыман үсенте кебек. Инфекция күрше бүлбеләргә тиз күчә. Утыртканда югары үсеш энергиясе булган һәм авыруларга каршы торуга сәләтле югары репродукцияле (суперэлита, элита, 1нче репродукция) чәчүлек кулланырга тәкъдим итәбез. Фузариоз шиңү барлыкка килү өчен уңайлы булган бүлбе ясалу чорлары туры килүне киметү өчен төрле вакытта өлгерүче сортлар үстерергә кирәк. Бәрәңгегә суны артык сипмәскә кирәк, туфракны артык дымландыру ярамый. суны дөрес сипмәү кайвакыт тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин. Җыеп алыр алдыннан 7-10 көн кала бүлбе кабыгы калынайсын өчен бәрәңге сабын чабып чыгарга кирәк. Һава шартлары дымлы булган елларда бәрәңгене сакларга салганда бүлбеләрне киптерергә кирәк. Саклау вакытында бәрәңге дымланмаска тиеш. - Халык туфракны савыктыру өчен нинди чаралар күрергә тиеш, чөнки бәрәңгене алыштыргысыз үстерергә мәҗбүр иткән чикләнгән җир участоклары туфракның ярлылануына китерә. - Бәрәңгедә төрле авырулар китереп чыгаручыларның туплануы, корткычлар булуы нәтиҗәсендә туфрак бәрәңге өчен кирәк булган туклану элементларына ярлылана. Халык бу турыда белергә тиеш һәм туфракны савыктыру чараларын мәҗбүри чаралар кебек кабул итәргә кирәк. Галимнәрнең дача һәм йорт яны участокларында чәчү әйләнешенә кагылышлы тәкъдимнәре гамәлгә ашырылмаслык. Чикләнгән җир участогында бәрәңгене 4-6 елдан соң алдагы урынына утыртуны күз алдына китерүе дә авыр. Бәрәңгенең элгәрегеләре булырга тиеш культуралар (кыяр, суган, кузаклылар, салат, редис, кабак) бик кечкенә уыннарга утыртыла. Калган мәйдан исә ел саен бәрәңгене алыштыргысыз утырту өчен кулланыла. Моны исәпкә алып, без бүген туфракны чистартуның түбәндәге вариантын тәкъдим итәбез: бәрәңгене алгач ук горчица яки рапс чәчәргә кирәк, чөнки ул басу санитары булып тора. Туфрак төрле фитопатогеннар белән зарарланганлыктан, әлеге кульуралар туфракны тулысынча чистарта дип ышанырга кирәкми. Триходермин биологик фунгициды кулланырга кирәк. Әлеге препарат җиргә горчица яки рапс белән бергә чәчелә. Язын триходерминны тагын бер кат кулланырга кирәк. Ул язгы сулар белән туфракка кереп инфекциягә каршы өстәмә көрәшә. Зарарланган туфрак еллар дәвамында чистара, шуңа күрә сәламәт уңыш алырга теләсәгез, сабыр булырга һәм үсемлекләрне даими карап торырга кирәк, югыйсә, көтелгән нәтиҗә булмаячак, чөнки технологиянең бер чылбыры өзелә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, әлбәттә, кеше, йорт хайваннары өчен зарарсыз һәм экологиягә, тирә як мохиткә зыян салмаучы биопрепаратлар куллану зарур.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: