Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Җир турында кайгыртсаң, яхшы уңыш алырсың

    - Чәчүлек материал сайлау да бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен мөһим булып тора. Чәчүлеккә бүлбеләрне ничек һәм нинди сортлар сайларга тәкъдим итәр идегез? - Бакча сезоны тәмамланганда бәрәңге чәчүлеге сатып алу, нинди сортлар утыртачагыгыз турында уйларга кирәк. Гадәттә чәчүлек болай сайлана: бар бәрәңгене бер күчкә өяләр, аннары чәчүлек сайлыйлар. Сәламәт,...

    - Чәчүлек материал сайлау да бәрәңгедән яхшы уңыш алу өчен мөһим булып тора. Чәчүлеккә бүлбеләрне ничек һәм нинди сортлар сайларга тәкъдим итәр идегез?

    - Бакча сезоны тәмамланганда бәрәңге чәчүлеге сатып алу, нинди сортлар утыртачагыгыз турында уйларга кирәк. Гадәттә чәчүлек болай сайлана: бар бәрәңгене бер күчкә өяләр, аннары чәчүлек сайлыйлар. Сәламәт, уңышлы сабакларда бүлбеләр эре, күләме бер тигез. Ә менә авыру, зарарлаган бүлбеләр вак. Гомуми күчтән бүлбе сайлаганда без чәчүлек өчен зарарланган материалны да кертәбез. Бу берничә ел шулай кабатлана. Нәтиҗәдә кеше уңышның елдан-ел начарлануын сизә. Саклаганда черекләре күп чыга. Моннан соң бакчачы гадәттә бәрәңге сортын алыштыра, мәсәлән, күршесе белән алыша. Әмма бу алым нәтиҗә бирми. Ни өчен шулай? Бөтен эш бәрәңге биологиясендә. Үсемлек еллар үтү белән вируслы авырулар туплый. Авыру үсемлектән уңыш көтәсе юк. Килеп туган хәлдән ничек чыгасы? Уңышлылыкны сайлап алу юлы белән яхшыртырга мөмкин. Сайлап алуның берничә алымы бар һәм шуны кулланырга кирәк. Әмма иң яхшысы оясы белән сайлау зарур. Ул болай эшләнә: һәр төпнең бүлбеләре җыйган вакытта аерым куела, аннан соң орлыкка иң яхшы төпләрдән генә бәрәңге сайлап алына. Тагын югарыда әйтеп киткәнне онытмаска кирәк, туфрак сәламәт булсын, югыйсә барлык тырышлык юкка чыгачак. Безгә еш кына шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр: "яңа сорт сатып алдык, яңа орлык, ә вегетация вакытында авырый башлады, бу ни өчен шулай?" Бу очракта үзләреннән сорыйсы килә. Сәламәт кеше, маска-бәйләвеч яки тиешле прививкаларсыз, түбән иммунитет белән грипп белән авыручы яшәгән йортка керсә нәрсә була? Җавапны шунда ук әйтәчәксез: авырый. Бу очракта да шулай. Сәламәт орлыкны авыру туфракка утырткач, авыру бәрәңге аласыз яки уңыш бөтенләй булмый. Республикада районлашкан бәрәңге сортлары арасында түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә мөмкин: Адретта, иртә өлгерүче Жуковский сорты, Невский, Розара, Удача, Луговской, Радонежский, алар арасында яңа сортлар- Кортни, Реги.

    - Туфракның уңышын арттыру буенча чаралар арасында иң әһәмиятлесе - чәчү әйләнешенә сидераль культуралар кертү. Сез кайсыларын тәкъдим итәр идегез?

    - Кузаклы культуралар (кузаклы азык культуралары: вика, борчак, клевер, люпин, люцерна) азот фиксацияләүче булып тора. Алар туфракны азот, фосфор, калий һәм органик матдәләр белән туендыра. Горчица, рапс,торма туфракны фосфор һәм күкерт белән туендыра, әмма аларны кәбестә, торма, редиска урынына чәчәргә ярамый, чөнки берүк авыру һәм корткычлар белән зарарлый. Бөртекле культуралар (солы, көзге арыш) туфракны су-физик үзлекләрен яхшырта, аны органик матдәләр, азот һәм калий белән туендыра. Карабодай туфракны фосфор һәм калий белән туендыра, авыр туфракны эшкәртү өчен тәкъдим ителә, аеруча җиләк-җимеш культуралары арасында. Фацелия- талымсыз культура. Тиз үсә һәм яшел массаны күп туплый. Бер еллык сидератны өздең- һәм проблемасы да юк. Күпьеллыкларны өзү авыррак, алар бик еш тамырдан үсә. Шуңа күрә сез люцерна яки клевер чәчкәнсез икән, инструментны яхшылап кайрап чабарга кирәк. Бакча участогында бәрәңге утыртканчы кузаклы-кыяклы катнашма да үстерергә була. Җиләк-җимеш бакчаларында рәт араларында кәүсә тирәсен салам яки үлән белән мульча җәеп сидератлар чәчү бик нәтиҗәле. Томат чәчкәнче арыш, рапс, вика яки алар катнашмасын үстерергә була. Яңа ысулда бәрәңгенең урынын үзгәртмичә үстергәндә арадаш сидераль культуралар- көзге арыш, вика, горчица, торма чәчү әйләнешенә культураларны аралаштыру өчен кертелә. Туфракта органик масса запасын ничек тулыландырырга һәм туклану элементларын кире кайтарып, шуның белән балансланган игенчелекне алып барырга? Йөнтәс виканың, кузаклы культура кебек үк һавадан үсемлекләр өчен кирәк булган азот кушылмасын туплау үзлеге бар. Шулай ук фитофториоз, ризоктониоз, парша, фузариоз шиңү бәрәңгенең киң таралган авыруларын китереп чыгарган туфрактагы инфекциягә каршы торучы көчле фитосанитар тәэсире дә бар. Корткычлар берникадәр вакыт гадәти тукланудан азат ителә, активлыгы кискен кими, патоген микроорганизмнар белән дә шул ук хәл. Күп участоклар сөзәклекләрдә урнашканлыктан туфракның җил һәм су эрозиясен киметү дә мөһим. Арадаш культуралар файдаланып бәрәңге игүнең яңа ысулында туфракта гумусны югалту темпы 0,14%ка кими, аның биологик активлыгы 2,8% арта, бәрәңгенең авырулар белән зарарлануы 2,1 тапкырга кими, уңыш гектарыннан 0,6 тоннага, ә бүлбеләрнең товарлыгы 11,7%ка арта, саклаганда югалтулар сидераль культуралар чәчмичә генә бәрәңге үстерүнең традицион ысулы белән чагыштырганда 4,7% кими.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: