Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яңартылган комплекс тиздән эшкә керешәчәк

2000 еллар башында Сөйкидә электрон җиһазлы республикадагы беренче савым залы барлыкка килде.

Бүген Сөйки комплексында биналарны ремонтлау һәм савым җиһазларын алыштыру бара.

Без “Август-Кама Тамагы” ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары Владимир Симанов белән телефон аша элемтәгә кердек, ул башкарылган һәм планлаштырылган эшләр турында сөйләде.

– Кызганыч, элеккеге инвестордан калган терлекләрнең продуктивлыгы түбән иде, шуңа күрә холдинг җитәкчелеге мөгезле эре терлекләрне тулысынча алыштырырга дигән карарга килде. Яңа терлекләр кайтарту өчен биналарга яхшы ремонт һәм яңа җиһазлар таләп ителде.

Хәзерге вакытта комплекста биналарны тулысынча җентекле чистарту бара, аннары дезинфекцияләүгә керешәчәкбез. Киләсе этап – стеналарны ике тапкыр агарту.  

Сыер саву җиһазлары тулысынча алыштырылачак, савым залында җилләтү системасы булдырылган.

– “Татагролизинг” АҖ китәр алдыннан бу комплекста савым җиһазларын алыштырган иде, алар сезгә нәрсәсе белән ошамады?

– «Европараллель DeLaval» керү юлы киң, тиз чыгу мөмкинлеге булган бик уңайлы савым залы, савымчының эш юлы кыска, бу югары үткәрү мөмкинлеге бирә. Әмма безгә калган җиһазларда электроника бик еш ватыла, исәпләгечләре бутала иде, шул сәбәпле, савым барышы контрольдән чыкты, сыерлар савылып бетмәгәнгә, аларда мастит башланды. Ремонт өчен җиһазларга хезмәт күрсәтә торган фирмага еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Нәтиҗәдә даими ремонт өчен чыгымнарыбыз артты. Бу җиһазларның барысын да сүтеп, “Татагролизинг” АҖга илтеп тапшырдык.

– Алар урынына нәрсә булачак?

– Шундый ук Европараллель урнаштырылачак, ләкин аның электроникасы Израильдә эшләнгән. Беренчедән, җиһазлар яңа. Икенчедән, алар гарантиядә тора. Өченчедән, бу җиһазларны без башка филиалларда кулланабыз һәм алар үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

– Безнең операторлар яңа җиһазларда эшли алачакмы?

– Хәзерге вакытта дүрт оператор Лениногорскида безнең терлекчелек комплексы базасында өйрәнүләр уза, шуңа күрә алар яңа шартларда эшләргә тулысынча әзер булып кайтачаклар.

– Комплекс белгечләр белән ни дәрәҗәдә комплектланган?

–Терлекчелек комплексларының ветеринар табиблар, зоотехниклар, орлыкландыручылар белән тулысынча комплектлаштырылуыннан гыйбарәт эш ысулын башка кулланмыйбыз. Холдингта тәҗрибәле белгечләр  бар, алар барлык бүлекчәләрнең эшен контрольдә тота. Урыннарда теге яки бу эш төре өчен җаваплы кешеләр булачак. Кешеләр өйрәнүләр узган, аерым алганда, Сөйки комплексындагы орлыкландыручы әлеге процедураны уздырып кына калмый, УЗИ тикшерүе дә үткәрә ала.

– Бүгенге көнгә терлекләр барысы да сатылган. Комплекста яңалары кайчан барлыкка киләчәк һәм алар нинди булачак?

– Нәселле таналар сатып алуга килешү төзелде. 363 баш терлектән торган беренче партия, биналарда ремонт тәмамланып, савым залына җиһазлар урнаштыруга китереләчәк.

– Әмма комплекс 600 башка исәпләнгән бит!

– Берьюлы ул кадәр үк терлек кайтартмаячакбыз, чөнки сыерларның зур төркеме күпләп бозаулаганда, эштә тоткарлыклар булырга мөмкин. Андый зур эш күләмен башкару авыр булачак. Терлекләрне куркыныч астына куймас өчен, без аларны партияләп кайтартачакбыз. Беренче партия бозаулаганнан соң, икенчесен кайтартабыз, аннары өченчесен. Шуңа күрә бинада буш урыннар калмаячак.

Биналардан тыш, без лагуналарны сыерларның  көнкүреш калдыкларыннан чистарттык. 20 мең тонна сыек калдык чыгарылды, алар инде эшкәртелеп, терлек азыгы культуралары чәчелә торган кырларга сибелде. 18 октябрьдә бу эш тәмамланды. Шулай итеп, яңартылган комплекс тиздән эшкә керешәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев