Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Район үзәгендә яшәүче Круглова Гөлнур Хикмәтулла кызына 55 яшь тулды.

    --, 1 апрель 2019 - 09:13
    1752
    0
    0

    Без чын күңелдән сине юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә озын гомер, тән сихәте, авырлыкларга бирешмичә, кайгы-хәсрәт күрми, тагын да безнең белән бергә булуыңны телибез. Балаларыңның игелеген күреп, туган-тумачаңның ихтирамын тоеп яшә.

    Гел шатланып яшә әле,

    Тыныч булсын һәрчак күңелең.

    Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

    Кояшларга тиңе гомернең.

    Сиңа булган безнең хөрмәтебез

    Урын алсын йөрәк түрендә,

    Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр

    Юлдаш булсын сиңа гомергә.

    Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Валера, балаларың Альберт-Лена, Айнур, Венера, Эльза, Давид, сеңелең Әлфинур, Илнур һәм әниебез.

    Фото

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: