Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район үзәгендә яшәүче Хөснетдинов Рим Гафият улы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

28 августа 2020, 09:21

3751

0

1

Район үзәгендә яшәүче Хөснетдинов Рим Гафият улы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Үз көче белән зур уңышларга ирешеп, дистәләгән кешеләрне эш белән тәэмин итеп кибетләр, кафелар челтәре булдырган хөрмәтле җитәкчебезне бу истәлекле көне - 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Көчле рухлы, кешелекле, гадел һәм ярдәмчел җитәкче булуыгыз белән олы хөрмәт казандыгыз. Сезгә алдагы көннәрегездә дә тормышыгыздан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, тигезлектә яшәргә язсын.

Җилдәй җитез узып киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена

Гүя маяк булып сузылган.

Чәчләрдәге көмеш картлык түгел,

Шаулап узган тормыш билгесе,

Тырыш хезмәт, күпме түгелгән тир,

Ирешелгәннәрнең көзгесе.

Ныклы сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне теләп, иң изге теләкләр белән «Уют+» җәмгыяте хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X