Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район үзәгендә яшәүче хөрмәтле Замалиев Рәфкать Фатыйх улы матур юбилеен билгеләп үтә.

02 августа 2018, 15:22

3756

0

1

Район үзәгендә яшәүче хөрмәтле  Замалиев Рәфкать Фатыйх улы  матур юбилеен билгеләп үтә.

Якты йөзле, киң күңелле, туган җанлы җизнәбез! Без сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сәламәтлеккә туеп, яшәүнең ямен, хезмәтеңнән тәм табып, бәхет-шатлыкка күмелеп, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларыңның ягымлы карашларын тоеп, игелекләрен күреп, гаиләң белән тыныч, озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен сиңа.
Саулык белән гомер кичер,
Ачы сагышларга юлыкма.
Сине һәрвакытта аңлый торган,
Туганнарың барын онытма.
Алсу таңнар атсын синең өчен,
Тормыш дәрте бер дә сүнмәсен.
Һәр яңа көн сиңа нык исәнлек,
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
Саф йөрәктән чыккан теләкләрне,
Тапшырабыз туган көнеңдә.
Балаларың, туганнарың белән,
Рәхәт яшә алдагы көнеңдә.
Иң изге теләкләр белән  сине хөрмәт итүче Алсу – Риф, Нәкыя – Илһам, Хәмит – Миләүшә, Марат һәм балалар.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X