Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район үзәгендә яшәүче Ания Зариф кызы һәм Гаптылхәбир Фәйзрахман улы Ишановларның бергә гомер итүләренә 60 ел

08 ноября 2021, 09:10

819

0

0

Район үзәгендә яшәүче Ания Зариф кызы һәм Гаптылхәбир Фәйзрахман улы Ишановларның бергә гомер итүләренә 60 ел

Район үзәгендә яшәүче Ания Зариф кызы һәм Гаптылхәбир Фәйзрахман улы Ишановларның бергә гомер итүләренә 60 ел.
Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез - бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, балалар үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Авырлыклар килгәндә дә бер-берегезне югалтмагансыз, төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Наилә, Нурия, Равиль, оныкларыгыз Нина-Рөстәм, Данил-Ләйсән, оныкчыкларыгыз Милена, Мурат, Аделина, Дина, Эмиль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев