Район хастаханәсенең баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Ильяс Ильдусович!
Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, тәжрибә, белем, изге йөрәк һәм сабырлыклар таләп итә торган хезмәтегездә зур уңышлар, 30 ел иңгә-иң атлап дөнья гизүче Миләүшә ханым белән тигез, мул һәм бәрәкәтле тормышта, балаларыгызның игелеген күреп бәхетле гаилә булып яшәвегезне телибез!
Котлы булсын сезнең туган көннәр,
Уңыш, җинү юлдаш булсыннар.
Авыр, биек үрләр яулаганда
Фәрештәләр ак юл салсыннар!
Зур ихтирам белән үзәк хастаханә хезмәткәрләре.
Нет комментариев