Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеең белән котлыйбыз

31 мая 2023, 11:47

718

0

2

Юбилеең белән котлыйбыз

Кама Тамагында яшәүче кадерле әтиебез Зиннәтуллин Рамил Әнвәр улы 31 май көнне 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Әтиебез, ихлас күңелдән сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, сиңа сәламәт һәм хәерле гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тигезлектә, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

Котлы булсын, әти, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.
Син булганда без бик бәхетле,
Синең белән якты көнебез,
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын гомер телибез.

Әниебез Люция, балаларың Радик-Гөлназ, Рузил-Эльза һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев