Олы Салтык авылында яшәүче Яруллина Гөлфия Гыйлмулла кызының бүген туган көне.
Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Син изге күңелле, юмарт, ярдәмчел. Тормыш юлың күпләргә үрнәк. Без сине хөрмәт итәбез һәм яратабыз! Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!
Кояш җылысына җыелгандай,
Җыелабыз, әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әни, яшә тагын да.
Кайткан саен синең яннарыңа
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең һәм оныкларың.
Нет комментариев