Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

 Олы Кариле авылында яшәүче кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез Кәримуллин Илсур Хәлил улына 1 Майда 70 яшь тула!

30 апреля 2020, 20:45

4083

0

5

 Олы Кариле авылында яшәүче кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез Кәримуллин Илсур Хәлил улына 1 Майда 70 яшь тула!

Хөрмәтле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз.

Син гомерең буе изге эшләр эшлисең, үзеңнән соң килгән буынга үрнәк күрсәтеп яши беләсең, авылдашлар, читтә яшәүчеләр горурланып синең эшләнгән эшеңә яхшы бәя бирәләр, син яшәүнең чын мәгънәсен татыйсың. Беркем дә көчле булып тумый, сынаулар чыныктыра, акыл белән эшләгәндә генә кеше чын-чынлап көчле була. Кайда эшләсәң дә, һәрвакыт беренчелеккә күтәрелә алдың. Ходай биргән гомеребез алга бара, безне куандырып, сөендереп язмышыбыз бәхетләре – оныклар үсә, яшәү дәвам итә, сау-сәламәт гомерләрне биреп, Аллаһым матур картлыкны күрергә насыйп итсен. Бер-беребезгә терәк, кирәк булып тормышның тирән диңгезендә бәхетләргә күмелеп, әле тагы бик күп еллар тигезлек белән, үз корабыбызда йөзәргә язсын. Сиңа чын күңелебездән сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Безнең мәхәббәткә, кадер-хөрмәткә төренеп яшә. Гаилә бәхетебез сүнмичә балкып торсын.

Күкләрдән төшкән бәхетем,

Син җирдәге фәрештәм!

Гомерем буе сине сөю

Бәхетемә баш иям...

Сине яратып, сөеп,  улларың, киленнәрең, оныкларың һәм хатының Фирая.

 

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев