Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кариле авылында яшәүче кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез ӘХМӘТҖАНОВ НАИЛ ТӨХФӘТ улының 31 июльдә 60 яшьлек юбилее.

31 июля 2018, 14:12

1933

0

1

Олы Кариле авылында яшәүче  кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез  ӘХМӘТҖАНОВ НАИЛ ТӨХФӘТ улының  31 июльдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине 60 яшьлек олы юбилеең белән ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Ходай Тәгалә сиңа гомерне санамыйча, сәләтне чикләмичә, бәхетләрне вакламыйча бирсен. Тормышыңда  зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын! Сабырлыгың беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Балалар бәхете, дөнья рәхәте бирсен Ходай тәгалә. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел,  балаларыңның  игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. 
Уйлама әле, картаям, дип, 
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең 
Урыннарың булсын гел түрдә!
60 яшь ул гомер чиге түгел, 
Әле алда – таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур  планнар
Үстерәсе нәни оныклар.
Җырдагыча, безнең гомерлэрнең
Җитте матур, рәхәт чагы да.
Әле шулай бик куп еллар бергә
Яшиселәр булса иде тагын да.
Иң изге теләкләр белән кызың Рузилә, киявең Андрей, оныкларың, кодагыең, бу теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев