Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Олы Кариле авылында яшәүче кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез Галимҗанов Мансур Зыяфәт улына 24 августта 60 яшь тула.

23 августа 2018, 08:44

4157

0

1

Олы Кариле авылында яшәүче  кадерле һәм газиз әтиебез, дәү әтиебез  Галимҗанов Мансур Зыяфәт улына  24 августта 60 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Сине 60 яшьлек олы юбилеең белән ихлас котлыйбыз! Ходай Тәгалә сиңа гомерне санамыйча, сәләтне чикләмичә, бәхетләрне вакламыйча бирсен. Тормышыңда уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын! Сабырлыгың беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен. Балалар бәхете, дөнья рәхәте бирсен. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел булып кал, балаларыңның игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә!
60 яшь ул гомер чиге түгел,
Әле алда – таңнар, офыклар.
Алда көтә әле зур планнар,
Үстерәсе нәни оныклар.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сания, Илнар – Венера, Айнур – Гөлүсә, Алинә, Маннур, Алсинә, оныкларың Әдилә, Азалия, Фаяз. 
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев