Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Көрәле авылында яшәүче кадерле әниебез Гайфуллина Мәрьям Вилдан кызына 26 октябрьдә 80 яшь тула.

23 октября 2019, 08:24

3450

0

1

Көрәле авылында яшәүче кадерле әниебез  Гайфуллина Мәрьям Вилдан кызына  26 октябрьдә 80 яшь тула.

 

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Бүген синең юбилеең, әни!

80 яшең – Ходай бүләге.

Син – салучы туган йорт нигезен,

Безнең өчен тормыш терәге.

Әни, диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса - югала.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур

Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Кызганма син үткән елларыңны

Яшәү үзе җирдә зур бәхет.

Юбилеең белән котлап сине.

Сәламәт бул, дибез һәрвакыт.

Киләчәктә дә дөньяның матурлыгын күреп, үз аякларың белән җиргә басып йөрергә язсын. Укыган догаларың кабул булсын.

Изге теләкләр белән улың Фәрит, киленең Җәмилә.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев