Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кама Тамагы районы Балчыклы авылында гомер итүче сөекле әниебез Галиева Мөршидә Фәхрислам кызына 21 июльдә 70 яшь тула.

20 июля 2020, 14:51

4020

0

5

Кама Тамагы районы Балчыклы авылында гомер итүче сөекле әниебез Галиева Мөршидә Фәхрислам кызына 21 июльдә 70 яшь тула.

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган әниебез, әтиебез Галиев Рәшит Хатыйп улы белән иңне иңгә куеп инде 50 ел бергә матур тату гаилә булып көн күрәләр. 

Газизләрдән газиз, кадерле әниебез!

Сине ихлас күңелдән бу олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Саулыгың нык булсын, кайгы- хәсрәт күрми, әтиебез белән пар канатлар булып бәхетле- озын гомер кичерегез!

Әти азан әйтә...

Сабыр гына, әнкәй тыңлый азан авазын.

Ак яулыгын җайлап төзәтә дә,

Салмак кына укый намазын.

Яшькелт күзләрендә нур кабына,

Иман нуры балкый йөзендә.

Сызлаулар да калмый, борчулар да,

Кыш та, яз да, җәй дә, көзен дә...

Оныклары йөри бөтерелеп,

Табын тулы тәмле ризыклар.

Зур йөрәкле, сабыр җанлы әни,

Син булганда өйдэ җылы бар.

Син булганда кайту өйгә бәйрәм,

Бәхет тора ташып сәйлән- сәйлән.

Безгэ шундый тормыш бүләк иткән өчен,

Рәхмәт, әти, рәхмәт сиңа, әнкәм!

Изге теләкләр белән балаларыгыз, кияү- киленнәрегез, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев