Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кама Тамагы районы Балчыклы авылында гомер итүче кадерле әтиебез Галиев Рәшит Хатыйп улы белән сөекле әниебез Галиева Мөршидә Фәхрислам кызының бергә гаилә коруларына 31 декабрьдә 50 ел була.

29 декабря 2021, 09:29

4425

0

2

Кама Тамагы районы Балчыклы авылында гомер итүче кадерле әтиебез Галиев Рәшит Хатыйп улы белән сөекле әниебез Галиева Мөршидә Фәхрислам кызының бергә гаилә коруларына 31 декабрьдә 50 ел була.

Кадерлеләребез!
Сезне Алтын туегыз белән котлыйбыз! Безне куандырып шулай озак еллар саулыкта, бәрәкәтле мул тормышта шатланып-сөенеп яшәргә язсын!
Көн дә сезне котлап кояш чыксын,
Сезне котлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Калган еллар имин үтсеннәр.
Әти-әни ике канатыбыз, 
Сез булганга дөнья түгәрәк.
Тагын бик куп еллар
Яшик  иде әле бергәләп!
Туган йортның тәрәзләре, 
Сез булганга көлеп торалар.
Саклый, яклый тормыш җиленнән,
Сез укыган изге догалар.
Сезне яратып, хөрмәт итеп, балаларыгыз, оныкларыгыз, килен-кияүләрегез, кода-кодагыйларыгыз, дусларыгыз-туганнарыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев