Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гыйлметдинов Халит Бәдретдин улына 7 июльдә 60 яшь тула

06 июля 2018, 09:41

2999

0

0

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гыйлметдинов Халит Бәдретдин улына 7 июльдә  60 яшь тула

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбендә
30 ел директор вазифасын башкаручы
Гыйлметдинов Халит Бәдретдин улының
7 июльдә  60 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Халит Бәдретдин улы!
Сезне олы бәйрәмегез — юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Бу тормышның озын юлларыннан
Атладың да , һаман атладың;
Кеше дигән, укытучы дигән
Исемеңне горур сакладың.
Тормыш сукмагыннан үткән чакта
Сикәлтәсез булсын барыр юлыгыз.
Хезмәтегезгә күрә хөрмәт белән
Түрдә булсын һәрчак сезнең урыныгыз.
Олуг юбилеегыз котлы булсын!
Саулык, шатлык, сөю мәңге булсын.
Уңыш өсләренә уңыш өстәп
Муллык өегезгә килеп торсын!
Иң изге теләкләр белән Иске Казиле урта мәктәбе коллективы, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмасы район советы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев