Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлегуҗа авылында туып үскән,  хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче Заһирова Гөлшат Исфат кызының 27 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.

    --, 25 декабрь 2019 - 13:24
    1522
    0
    0

    Кадерле кызыбыз! Без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Киявебез  Альберт белән тигезлектә гомер итегез.

    Туган көнең белән котлап,

    Нәрсә генә бүләк итәргә.

    Пар канатың белән гел янәшә

    Насыйп булсын сиңа үтәргә.

    Бала җанлы игътибарлы һәрчак

    Һәр кешегә ярдәм итәсең.

    Игелекле эшләр эшли эшли

    55кә килеп җиткәнсең.

    Еллар үтә аккан сулар кебек.

    Һич туктатып булмый көннәрне

    55 яшь әле гомер гомермени

    Яшә әле 100гә җиткәнче.

    Изге теләкләр белән әтиең Исфат, әниең Миңнеруй, ирең Альберт, абыең Рашат, сеңлең Гөлнар, балаларың Альфред, Илшат, киленең Алия, оныкларың Илхан Лилия.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: