Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балчыклы авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз Шиһапова Ильза Мәхмүт кызы гыйнвар аенда булган зур юбилее белән котлыйбыз.

09 января 2019, 10:06

2185

0

1

Балчыклы авылында яшәүче хөрмәтле кодагыебыз  Шиһапова Ильза Мәхмүт кызы  гыйнвар аенда булган зур юбилее белән котлыйбыз.

Хөрмәтле кодагый! Тормышта үзәк өзгеч үзгәрешләр булса да, син безнең өчен һәрчак киң күңелле, олы җанлы, хөрмәтле, кадерле кеше булып торасың. Йөрәк парәбез – балабызны югалткач та, авыр кайгыбызны син безнең белән бергә күтәрдең. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Аллаһы Тәгалә тәкъдирләгән гомерләреңне саулык-тынычлык белән яшәп, улларың Илдар белән Рөстәмнең терәге булып кадер-хөрмәттә яшләвеңне телибез. Кызыбыз Ләйсәннең якты истәлеген күңелләрдә саклап һәрвакыт хәзерге кебек тату яшәсәк иде. Безнең туганлык җепләре гомерләребезне яшәп бетергәнче өзелмәсен иде. 
Хөрмәт белән Кама Тамагыннан, кода-кодагыең Дания һәм Альберт Фатыйховлар.
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев