Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Балчыклы авылында яшәүче апабыз Шиһапова Ильза Мәхмүт кызы гыйнвар аенда зур юбилеен билгеләп үтте.

09 января 2019, 10:11

2078

0

1

Балчыклы авылында яшәүче апабыз  Шиһапова Ильза Мәхмүт кызы  гыйнвар аенда зур юбилеен билгеләп үтте.

Кадерле апабыз! Син озак еллар укытучылар династиясен дәвам итеп, авыл балаларына ныклы белем бирдең. Үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, төп киңәшче. Шуңа күрә үзең дә ихтирам казандың. Сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Сәламәт озын гомерле булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, улларыңның күңел җылысын тоеп, туган һәр көнгә шатланып яшәвеңне телибез.Без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Котлы булсын синең юбилеең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Изге теләкләр белән Иске Барыштан Гөлҗәүһәр-Фәрит Рәхмәтуллиннар. 
 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев